Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Сталинград кешелек хәтерендә

Бөек Ватан сугышы еллары көннән-көн ерактарак кала бара. 1941 елның шомлы иртәсен каршылаган һәм 1945 елның 9 маенда Җиңү көнен үз күзләре белән күргән ватандашларыбыз саны хәзер бик аз инде. Сталинградтагы канлы сугышның шаһитлары да бүген бармак белән генә санарлык. Без һәр елны 2 февральдә Сталинград сугышында җиңүне билгеләп үтәбез. Бу канкойгыч вакыйгалар 200 көн һәм төн дәвам иткән. Сталинград – батырлык шәһәре. Ул кешелек хәтерендә мәңгегә сакланачак. 

«Татарстан» поселогының «Патриот» хәрби дан музеенда да бу сугышта җиңүнең 77 еллыгына багышлап хәтер һәм батырлык дәресе үтте. «Лебёдушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Сталинград сугышы геройлары турында бик кызыксынып тыңладылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга «Сталинград сугышы» дип исемләнгән презентация тәкъдим ителде. Ә документаль хроника барышында нәниләр хәтта үзләрен шул вакыйгалар эчендә кебек хис иттеләр. Аннары сабыйлар әлеге сугышта башларын салган ерак бабайларының истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәлгә үз куллары белән ясаган канәфер чәчәкләре салдылар, хәтер шәмнәре кабыздылар. 
Батырлык дәресе хәтерне киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә бик үтемле чара булды.

Тамара ТУЗЕЕВА, 
Князево мәдәният йорты директоры.

Тамара Тузеева фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев