Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең хезмәт алдында баш иябез

Районда хезмәт алдынгыларын зурладылар, 2019 елда төрле тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы һөнәр ияләрен хөрмәтләделәр. Инде икенче ел рәттән шулай зурлап үткәрелә торган слетка һәр тармактан, предприятие-оешмалардан, авыл җирлекләреннән җитәкчеләр, алдынгы хезмәткәрләр, район үсешенә ныклы нигез салган ветераннар, республика һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр чакырылды. Алар мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына, акчалата бүләкләргә лаек булды.

Чара тарихны барлаган театральләштерелгән күренештән башланып китте. Район үзешчәннәре еллар китабын «ача» бардылар. Шул ук вакытта экранда да вакыйгалар алмашынып торды. Кичәнең программасы алда көтелә торган зур вакыйгаларны – ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуны үз эченә алган иде. Күмәк хуҗалыклар оешкан еллар, дәһшәтле сугыш чорлары, аннан соңгы җимерек шәһәрләрне һәм авылларны торгызу һәм, ниһаять, берсеннән-берсе куәтле заманча техника кулланып эшли торган бүгенге чор. Бүгенге сәхнәдә – әнә шушы бай тарихны дәвам итүчеләр, район үсешендә, тарих китабында үз эзләрен калдыручылар. 
Театральләштерелгән күренештән соң сәхнәгә бүгенге уңышларның башында торучы – район башлыгы Фаил Камаев чакырылды. 2019 ел Тукай районын республикада иң күп икмәк үстерүче буларак танытты. Фаил Камаев та хезмәт кешесенә, игенчеләребезгә дан җырлап, сәхнәгә чыгуга кулына күпереп пешкән икмәкне алды. 175 мең тонна икмәк үстерү белән бергә, район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең башка тармакларында да югары уңышларга иреште. 173 мең тонна шикәр чөгендер, 77 мең тонна бәрәңге, 4,3 мең тонна яшелчә җыелды. Фидакарь хезмәтләре өчен Фаил Камаев райондашларыбызга олы рәхмәтен җиткерде. Алга таба да шулай тату эшләргә, муллыкка ирешергә язсын дип теләде. Киләчәккә ныклы нигез салып калдырганнары, оешма-предприятиеләребезне саклап калганнары өчен ветераннарга олы хөрмәтен белдерде. Тулаем региональ продукт буенча Тукай районы, Казан һәм Әлмәттән кала, 2019 елда республикада өченче урынга чыкты. «Киләчәктә дә хезмәт уңышларына ирешеп, район икътисадын үстерүгә лаеклы өлешебезне кертеп, республикада да бүгенге кебек алдынгылар рәтендә барсак иде. Табыннарыбыз һәрчак шулай мул булсын, горур булып яшәргә насыйп итсен», – дип теләде ул. 
Тукайлыларны бәйрәм белән котларга ут күршеләребез – Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та килгән иде. Ул шәһәрне туендыручы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтен җиткерде, тукайлыларның уңышлары өчен горурлануларын белдерде. «Без эшчәнлек төре буенча бөтенләй төрле муниципаль берәмлекләр булсак та, язмышларыбыз уртак, тормышыбыз, яшәешебез бергә. Ашаган белми, тураган белә, диләр. Авыр хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә», – диде ул.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров исеменнән тукайлыларны аның урынбасары Ленар Гарипов тәбрикләде. Ул районның соңгы елларда зур үсешкә ирешүен, югары технологияле җитештерү комплексларының уңышлы эшләвен билгеләп үтте. 2020 елда да казанышларыгыз күп булсын дип теләде. 
Аннары сәхнәгә бер-бер артлы алдынгылар күтәрелде, зал алкышларга күмелде. Иң яхшы һөнәр ияләре белән бергә, иң яхшы коллективлар, иң яхшы учреждениеләр, авыл җирлекләре, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар бүләкләнде. Кыскасы, бер генә тармак та читтә калмады. 

Рәфкать Билданов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев