Игътибар! «Чәкчәккә мәдхия» гимнына бәйге
Хөрмәтле укучыларбыз! Узган елда районыбызны гөр китереп, милли ризыгыбыз чәкчәк пешерү осталары арасында беренче тапкыр «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе үткәргән идек. Куанычка каршы, әлеге бәйгедә күп осталар катнашты, конкурсны оештыруда без дә бераз тәҗрибә алдык. Әлеге конкурсны бераз башкачарак итеп, быел да уздырырга ниятлибез. Аны узган елдагыдан үзгәрәк, күбрәк осталар катнашында оештырасыбыз килә. Тәкъдимнәрегез, киңәшләрегез булса, язып җибәрегез, хөрмәтле укучыларыбыз.
Конкурс башта төбәкләргә бүленеп үткәреләчәк. Күрше районнар авылларындагы чәкчәк пешерүчеләрне дә күрәсе килә бу бәйгедә. Бер үк вакытта «Чәкчәккә мәдхия» гимнына бәйге дәвам итә. Хәбәрчеләребездән милли ризыгыбызга дан җырлаган шигырь, җыр текстлары көтеп калабыз. Бүген икенче конкурсантның текстын тәкъдим итәбез.