Техника төзекләндерелә
Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулы куәтенә техника ремонтлау бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 244 данә чәчкеч, 32 чәчү комплексы, 210 культиватор, 4089 тырма, 542 трактор исәпләнә. Чәчүдә катнашасы техниканы 1 мартка ремонтлап бетерү бурычы куелса да, район аграрийлары тырмалар төзекләндерүне декабрь аенда, культивация агрегатларын январь аенда тәмамларга планлаштыралар.