Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техника төзекләндерелә

Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулы куәтенә техника ремонтлау бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 244 данә чәчкеч, 32 чәчү комплексы, 210 культиватор, 4089 тырма, 542 трактор исәпләнә. Чәчүдә катнашасы техниканы 1 мартка ремонтлап бетерү бурычы куелса да, район аграрийлары тырмалар төзекләндерүне декабрь аенда, культивация агрегатларын январь аенда тәмамларга планлаштыралар. 

«Р-Агро» хуҗалыгының ремонт мастерскойларында күптәннән инде чәчү техникасын ремонтлау эшләре бара. Бүген тырма ремонты тәмамлану алдында, культиваторларны, чәчкечләрне төзекләндерү эше тагын бер атна дәвам итәчәк, язгы чәчүдә катнашачак 32 трактор ел азагына кадәр әзерлек сызыгына басачак, дип белдерде хуҗалыкның баш инженеры Илдус Газизов.
Бәтке авылында эшләүче бригадалар составында, төп белгеч-ремонтчылардан тыш, механизаторлар үзләре дә көч куялар. Һәр механизатор үз тракторын әзерләүдә катнаша. Мондый тәҗрибә үзен күптәннән аклады, җитешсезлекләрне, ватылган урыннарны хуҗасыннан да яхшырак белүче юк.
Нәзир Хөснетдинов – хуҗалыкның алдынгы механизаторы. Биредә озак еллар эшләү дәверендә үз эшенең чын остасына әверелгән. Язын һәм көзен трактор йөртә, ә урак чорында комбайнга күчеп утыра. Бүген Нәзир Хөснетдинов мастерскойда чәчү техникасын ремонтлау белән мәшгуль.
Авыл хуҗалыгында катнаш һөнәрләргә ия булган кадрлар зур байлык. Юрий Туктаров – тырыш механизатор, ашлык суктыручы. Әле ул тимерче кебек сирәк очрый торган һөнәрне дә үзләштергән, ремонт барышында аның осталыгы бик тә ярап куя.
Эретеп ябыштыручыга да зур бурычлар йөкләнә. Механизаторлар кышын да, җәен дә аның ярдәменә мохтаҗ. Бу эшне Наил Салихов, Мирдамир Бәхтиев башкаралар. «Алардан башка техника ремонтлауны күз алдына да китереп булмый», – диләр хезмәттәшләре.
Гомумән, эшне тизрәк тоту максатыннан хуҗалыкта өч төркем булдырылган. Сергей Бутолин, Минсалих Кызылбаев, Реназ Яруллин тырма ремонты белән мәшгуль. Культиватор агрегатларын Павел Бутолин, Рафис Шәкүров, Ринат Мөхәммәдиев, Александр Пономарев төзекләндерә. Ә чәчү агрегатларын Антон Пятриков һәм Нәзир Хөснуллин рәткә китерә.
– Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кышкы сезон ял вакыты түгел. Башкарыла торган эшнең сыйфатына зур игътибар бирелә – чәчү барышында техника сафтан чыгарга тиеш түгел. Шуңа күрә техниканы әзерләү иң җаваплы һәм мөһим вазифа. Гомумән, парк техниканы ремонтлауга тулысынча көйләнгән. Биредә озак еллар буе бер урында хезмәт куеп, олы тәҗрибә туплаган кешеләр эшли, – ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов. – Запас частьлар буенча да проблема юк. Ремонтчылар өчен шартлар да тудырылган. Мастерскойлар җылы, эшчеләр өчен ашханә эшли. 
Хәзерге вакытта төп максат –хуҗалыкта кыр эшләре башлануны тулы әзерлектә каршылау. Шул исәптән элиталы орлыклар әзерләү дә мөһим чара. «Р-Агро» хуҗалыгында барлыгы 1300 центнер арпа, 900 центнер солы, 1600 центнер бодай орлыгы амбарларга салынган. Язга чыккач, техника паркын яңарту планлаштырыла. Җитәкченең белдерүенчә, берешәр Ягуар һәм Макдон комбайннары, бер КАМАЗ, өч трактор кайтарылачак. Гомумән, район хуҗалыкларында 2020 ел уңышына ныклы нигез салу өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев