14 декабрь 2019 яңалыклары
-
Тормышына шөкер итеп яши
Инвалидлар декадасы кысаларында районның «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре район ветераннар советы һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов белән берлектә Бәтке авылында гаиләгә тәрбиягә алынган Алевтина Кузнецованың хәлен белделәр.
-
Техника төзекләндерелә
Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тулы куәтенә техника ремонтлау бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Газинур Хөснуллин хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 244 данә чәчкеч, 32 чәчү комплексы, 210 культиватор, 4089 тырма, 542 трактор исәпләнә. Чәчүдә катнашасы техниканы 1 мартка ремонтлап бетерү бурычы куелса да, район аграрийлары тырмалар төзекләндерүне декабрь аенда, культивация агрегатларын январь аенда тәмамларга планлаштыралар.
-
Шатлык бүләк иттек
Районыбызда «Игелек кыл» акциясе бара. Әле сез нинди игелек эшләдегез? Без шушы көннәрдә авылдашыбыз Гөлүсә апа Галиевада кунакта булып кайттык.
-
Әдәп-әхлак дәресләре
Калмия мәктәбендә район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов укучылар белән очрашты.