Сәбәп электр үткәргечләрдә
Узган шимбәдә янгын сүндерүчеләр «Отделочник» бакчачылык ширкәтеннән бакча йорты януы турында хәбәр алалар. Ике катлы йорт һәм мунча бергә кушып салынган була. Мунчадан чыккан ут өйнең кухнясына күчеп, ике бина да тулысынча янып бетә. Дача язучы Зифа Кадыйрованыкы. Белгечләр фикеренчә, бәла электр җиһазларын дөрес ялгамау нәтиҗәсендә килеп чыккан. Зифа Кадыйрова танылган автор. Аның «Сагынырсың, мин булмам», «Сөмбел», «Язмыш сынавы» дигән китапларын халык яратып кабул итте.