Кукуруз уңды
Кышкы чорда маллардан тотрыклы продукция алу өчен беренче чиратта сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә азык запасы булу шарт. Яз, җәй айларында 17,8 мең тонна печән, 50,1 мең тонна сенаж әзерләнде. Бу бер шартлы терлек башына 21,6 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Бүген аграрийлар силос өчен кукуруз уру белән мәшгуль.
Быел район басуларында кукуруз 3 мең гектардан артык мәйданда игелде, шуның 2,7 меңе силоска, 450 гектары орлыкка дип үстерелде. Хәзерге вакытта кукуруз 850 гектарда җыеп алынган, базларга 16,1 мең тонна силос салынган. Кырларда 18 комбайн эшли.