Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучының йөзе – балалар

Күптән түгел генә балалар бакчасы тәрбиячеләре көне билгеләп үтелде. Ә бүген инде хөрмәтле укытучыларыбыз һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау сүзләрен кабул итә. Шул уңайдан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айгөл Мөхәммәтҗанова белән мәгариф системасы эшчәнлеге hәм аның үсеш тенденцияләре турында әңгәмә кордык.

Бүгенге көндә районда 27 балалар бакчасы бар, 1 башлангыч мәктәп, 17 урта hәм 5 төп гомуми белем бирү мәктәпләре эшли. Теләнче Тамак авылында тернәкләндерү интернат-мәктәбе 72 балага белем hәм тәрбия бирә. Райондагы 577 педагогның 513е югары белемле (бу барлык педагогларның 89 процентын тәшкил итә), 64е урта махсус белемгә ия. Сыйфатлы белем бирү өчен педагоглар потенциалы җитәрлек. Бүген инновацион технологияләр – белем бирүнең алшарты. Заман таләпләреннән чыгып караганда, фән кабинетларының мобиль класслар, интерактив проекцион комплектлар белән әкренләп тәэмин ителүе зур роль уйный.
– Айгөл Хәбибҗановна, районның мәгариф системасы ничек оештырылган? Кадрлар мәсьәләсе куелышы турында да сөйләп узыгыз әле.
– Укытучы гомер-гомергә һөнәри осталык буенча да, рухи сыйфатлар буенча да югары таләпләр куелган иң катлаулы һөнәрләрнең берсе булган. Ул үз белемен балаларга тапшыра, аларны үз үрнәгендә тәрбияли. Шуңа күрә мәктәп яки балалар бакчасының нигезе булып педагогик кадрлар тора. Кадрлар мәсьәләсен хәл итүнең мөһим юнәлеше – аттестацияләү. Аның ярдәмендә укытучы hөнәри осталыгын күтәрә. Ул мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри үсеше өчен мөһим стимул да, методик эш күрсәткече дә булып тора. 2018-2019 уку елында 158 педагог чираттагы аттестациясен үтте – бу барлык белем бирү тармагы хезмәткәрләре санының 27,4 проценты. Шул исәптән, аттестация үткән 47 хезмәткәр (38,2 процент) беренче тапкыр үз квалификацияләрен күтәрүдә катнашты. Круглое Поле, Яңа поселогы, Бәтке, Кнәз, Комсомолец, Күзкәй, Теләнче Тамак мәктәпләренең педагоглары югары категориягә аттестацияне уңышлы үттеләр. Бәтке, Биклән, Калмаш, Комсомол, Кнәз, Новотроицкое, Теләнче Тамак, Круглое Поле hәм Яңа поселогы мәктәпләрендә, «Лебедушка», «Ак каен», «Акчәчәк», «Петушок», «Солнышко», «Ләйсән», «Әкият», «Әллүки» балалар бакчаларында 2017-2018 уку елы белән чагыштырганда квалификация категорияләре булган педагоглар саны артты. Шул ук вакытта Күзкәй, Иштирәк, Боерган мәктәпләрендә квалификация категорияләре булган педагоглар саны кимүе күзәтелә.
Шуңа да карамастан, район мәгариф бүлегендә кадрлар белән тәэмин ителеш кискен тора. Педагогик составның картая баруы күзәтелә. Районга яшь белгечләрнең аз кайтуы да – бүген борчулы сорауларның берсе. 
– Педагогларның ирешкән казанышларына да тукталыйк әле.
– Конкурсларда катнашу педагогның hөнәри үсешенә тәэсир итә. Һәр елны «Ел укытучысы» бәйгесе уза. Быелгы конкурсның муниципаль этабында 27, зона этабында – 10, региональ этапта 4 укытучы катнашты. Быел республиканың иң яхшы укытучылары исемлегенә Новотроицкое мәктәбеннән татар теле hәм әдәбияты укытучысы Инсия Маликова да керде. Ул әлеге бәйгедә икенче урынга лаек булды. «Авыл укытучысы-2019» бәйгесендә 100 конкурсант арасында Новотроицкое мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Юнысова өченче урын алды. 
Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Комсомолец мәктәбе директоры Әлфия Әгъләмова, Бәтке мәктәбенең рус теле hәм әдәбияты укытучысы Светлана Лысенкова, Круглое Поле поселогы мәктәбенең технолоия укытучысы Маргарита Попова, «Ак каен» балалар бакчасының музыка укытучысы Гөлмира Хәйретдинова бүләкләнде. Мәгариф hәм фән министрлыгының мактау кәгазьләренә Теләнче Тамак мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлнара Борһанова, Теләнче Тамак тернәкләндерү-интернат мәктәбенең дефектологы Рафис Гыйльмияров, Күзкәй мәктәбенең химия hәм биология укытучысы Вәсимә Карпова, Борды мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Елена Маслова, Кнәз мәктәбенең рус теле hәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мәхмүтова, Новотроицкое мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Нуртдинова, «Березка» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сәлахова, «Таңбатыр» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Сәхапова, Яңа поселогы мәктәбенең химия hәм биология укытучысы Тамара Чуреева hәм Биклән мәктәбенең рус теле hәм әдәбияты укытучысы Тәзкирә Шәмсетдинова ия булды. Мәгариф hәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары Калмаш мәктәбе директоры Айрат Габдуллинга, «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфинә Сәрвәровага, Новотроицкое мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Усмановага, «Кызыл калфак» балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Шәйхеләхмәтовага тапшырылды. 
– Белем бирү системасында балалар бакчасы этабының әhәмияте ни дәрәҗәдә зур? 
– Районда 27 балалар бакчасында 1684 бала тәрбияләнә. Биредәге педагогларның 56 проценты югары hәм беренче категориягә ия. «Тәрбияче-2019» республика конкурсының муниципаль этабында «Аленушка» балалар бакчасы тәрбияче-логопеды Людмила Володина җиңүче, «Тополек» балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Заикина hәм «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Стрюкова призер дип табылды. 2019 елда «Кояшкай» балалар бакчасы Татнефть компаниясе тарафыннан гамәлгә куелган «Балалар бакчасы – Сәламәтлек территориясе» проекты буенча грантка ия булды.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары челтәре өч төркемнән артык булган 16 балалар бакчасы һәм 11 аз комплектлы балалар бакчасын берләштерә.
Республика программасы нигезендә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге барлык балалар да бакчаларда урыннар белән тәэмин ителгән. Әмма 3 яшькә кадәрге балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү проблемасы бар. Бу проблема Яңа поселогының «Березка», Новотроицкоеның «Ромашка», Калмаш авылының «Ләйсән», Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчаларында кискен тора.
Соңгы елларда балалар бакчаларын төзекләндерү, матди-техник базаларын яңарту юнәлешендә күләмле эшләр башкарыла. 2019 елның февралендә Иске Җирекле авылында 140 урынга исәпләнгән «Тургай» балалар бакчасы ачылды. Түбән Суыксу авылында «Ак каен», Иштирәк авылында «Миләүшә», Татарстан» совхозы поселогында «Лебедушка», Кече Шилнә поселогында «Колосок» балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Күптән түгел Яңа поселогының «Березка» балалар бакчасы ремонттан соң файдалануга тапшырылды.
– Быел мәктәпне тәмамлаучыларның бердәм hәм төп дәүләт имтиханы буенча нәтиҗәләре нинди? Алар куандырырлык булдымы?
– 2019 елда бердәм дәүләт имтиханын 106 чыгарылыш укучысы тапшырды. Имтиханнарны 49 бала 80 hәм аннан югарырык баллга тапшырды. Новотроицкое мәктәбе укучысы Эльвина Исмәгыйлова (укытучысы Эльмира Гәрәева) рус теле фәненнән 100 балл, химия фәненнән 95 балл җыйды. Яңа поселогы мәктәбе укучысы Тимур Бариев (укытучысы Рәмзия Мөхәммәтҗанова) шулай ук рус теленнән 98 балл, Бәтке мәктәбе укучысы Зинаида Костарева да (укытучысы Раушания Шаhимәрданова) 96 балл җыйды. Математика фәненнән иң югары нәтиҗә күрсәтүче – Бәтке мәктәбе укучысы Булат Вәлиев (укытучысы Гөлфия Галәүтдинова). Унберенче сыйныфны тәмамлаган 19 укучы кызыл аттестат hәм медаль алуга иреште. Төп дәүләт имтиханын 304 тугызынчы сыйныф укучысы бирде. Җәмгыять белеме, биология, география, тарих, физика, химия hәм информатика буенча нәтиҗәләр республиканыкыннан югары. 
– Район мәктәпләрендә милли белем hәм тәрбиянең торышы ничек? 
– Милли белем һәм тәрбия бирү буенча мәгариф идарәсе нәтиҗәле эш алып бара. Укучыларыбыз да бу өлкәдә үзләренең уңышлары белән сөендерә. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында Иске Абдул мәктәбе укучысы Гөлгенә Мәүлиева җиңүче булды. Уку елы дәвамында татар теле hәм әдәбияты укытучылары яңа федераль дәүләт белем бирү шартларында эшләделәр. 
– Август киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев киләчәктә балаларга хезмәт тәрбиясе бирүне һәм бакча яшеннән үк полилингваль укытуны, аерым алганда, дөньякүләм тел – инглиз теленә өйрәтү бурычларын куйды. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарыла?
– Иске Җирекле авылының «Тургай», Калмаш авылының «Ләйсән», Новотроицкое поселогының «Ромашка» балалар бакчаларында инде мондый белем бирү башланды. Киләчәктә полилингваль белем бирү дигәндә, балалар бакчалары да, мәктәпләр да күздә тотыла. Аларда мәктәпкәчә тәрбия һәм укыту полилингваль белем концепциясе таләпләре нигезендә биреләчәк.
– Айгөл Хәбибҗановна, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәткәрләрегезгә нинди теләкләрегез бар?
– Хөрмәтле коллегалар, беренче чиратта, сезгә сабырлык теләр идем. Гаиләләрегездә тынычлык булсын, чөнки педагог hөнәре күп көч һәм вакыт сорый. Бәхет телим, бәхетле кеше генә әйләнә-тирә кешеләрне бәхетле итә ала. Саулык-сәламәтлек, имин тормыш, хезмәт баскычында зур уңышлар юлдаш булсын сезгә! 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X