4 октябрь 2019 яңалыклары
-
Көзге вальс
Агачыннан өзелгән көзге яфраклар тиз генә җиргә төшәргә теләмичә бөтерелеп-бөтерелеп һавада уйныйлар. Әйтерсең лә алар: «Күрәсезме, без нинди матурлар. Алтын-сары, алсу-кызыл яфраклар. Табигать үзенең бөтен матурлыгын безгә өләшкән», – дияләр кебек. Озак кына шулай бөтерелә торгач, үзләренең җир-ана куенына төшеп җитүләрен сизми дә калалар. Бу – аларның соңгы талпынулары, саубуллашу вальсы.
-
Җаннардан җанга күчкән җылылык
Өлкәннәр көне уңаеннан Иске Дөреш авылындагы «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Җаннардан җанга күчкән җылылык» («Тепло сердец даря друг другу») исемле зур бәйрәм чарасы үтте.
-
«Якты юл»да кунакта
Өлкәннәр көне уңаеннан яшь коллегаларыбыз безне – газета ветераннарын кунакка дәштеләр. Күңелләр кузгалды, истәлекләр яңарды. Ялкынлы яшьлегебезгә – 43 ел элек газетаны башлап җибәргән көннәргә кайткандай булдык.
-
Укытучының йөзе – балалар
Күптән түгел генә балалар бакчасы тәрбиячеләре көне билгеләп үтелде. Ә бүген инде хөрмәтле укытучыларыбыз һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау сүзләрен кабул итә. Шул уңайдан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айгөл Мөхәммәтҗанова белән мәгариф системасы эшчәнлеге hәм аның үсеш тенденцияләре турында әңгәмә кордык.
-
Кукуруз уңды
Кышкы чорда маллардан тотрыклы продукция алу өчен беренче чиратта сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә азык запасы булу шарт. Яз, җәй айларында 17,8 мең тонна печән, 50,1 мең тонна сенаж әзерләнде. Бу бер шартлы терлек башына 21,6 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Бүген аграрийлар силос өчен кукуруз уру белән мәшгуль. Быел район басуларында кукуруз 3 мең гектардан артык мәйданда игелде, шуның 2,7 меңе силоска, 450 гектары орлыкка дип үстерелде. Хәзерге вакытта кукуруз 850 гектарда җыеп алынган, базларга 16,1 мең тонна силос салынган. Кырларда 18 комбайн эшли.
-
Үзмәшгульләр саны арта
Тукай районы территориясендә үзмәшгуль буларак 420 кеше теркәлгән. Үзмәшгульлек системасында эшләргә теләүчеләрнең иң күбе Кече Шилнә һәм Круглое Поледа.
-
Ярминкәләр эшли
Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре өч урында: «Төзүчеләр» стадионында, «Южный» агросәнәгать паркында һәм Чулман проспекты буйлап ипподром территориясендә һәр шимбәдә уза.