Якты юл
  • Рус Тат
  • 18 сентябрь 2019 яңалыклары

    • 18 сентябрь 2019 - 16:38
      25 сентябрьдә Президент Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
      Юлламаны алтынчы чакырылыш республика парламентының икенче утырышында игълан итү планлаштырыла.
    • 18 сентябрь 2019 - 15:15
      Эчкән, шуның өстенә законсыз рәвештә корал йөрткән
      Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 243 хәбәр кабул ителгән. Барлыгы 11 җинаять эше кузгатылган.
    • 18 сентябрь 2019 - 15:11
      Татарстанда атна дәвамында барлык социаль объектларга да җылылык биреләчәк
      Республиканың кайбер авыл районнарында узган ял көннәрендә җылылык бирелде.
    • 18 сентябрь 2019 - 13:45
      Ашыккан
      Узган атна дәвамында район территориясендә өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Соңгысы 15 сентябрьдә Яр Чаллы – Водозабор юлының бишенче километрында булган. Чаллыда яшәүче 39 яшьлек ир-ат «Гранта» машинасында үзеннән алда баручы «Мицубиси»га бәрелгән. Тикшерү вакытында ачыкланганча, ул тизлекне тиешледән арттырган, шуның өстенә дистанция дә сакламаган. Һәлакәттә «Гранта»ның алгы утыргычында барган 37 яшьлек хатын-кыз төрле имгәнүләр алган. Аны БСМПга алып киткәннәр. 
    • 18 сентябрь 2019 - 12:25
      Яңа Бүләктә – Илһам үзәге
      Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Тукай районы хакимияте, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» премиясе лауреаты, легендар җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә багышлап «Китмә, сандугач!» исемле зур чара оештырдылар. Бу чара безнең районда – халкыбызга бөек җырчыны биргән Яңа Бүләк авылында башланды.
    • 18 сентябрь 2019 - 11:50
      Пассажир йөртүчеләрне тикшерәләр
      Автобус йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве сәбәпле, пассажирлар ташу өлкәсендәге хәл республикада киеренке кала бирә.
    • 18 сентябрь 2019 - 11:05
      «Авыл яшьләре» көннәре
      10-14 сентябрь көннәрендә Актаныш районында XI республикакүләм Авыл яшьләре көннәре узды.
    • 18 сентябрь 2019 - 10:45
      Сәйдәшлеләр: сыйфат беренче урында
      Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Бүген 41,6 мең гектар мәйданнан 167,2 мең тонна икмәк җыеп алынды. Бу – планның 95 проценты. Игенчеләр бүген язгы бодай суктыру белән мәшгуль, шулай ук горчица, рапс кебек техник культуралар басуларында да эш башланды. Соңгы 1,8 мең гектар мәйданнан люпин, вика, карабодай культураларын җыеп аласы бар. Белгечләр фаразлавынча, җыеп алынган тулаем ашлык күләме буенча Тукай районының республикада беренче өчлеккә керү мөмкинлеге бар. Гектарыннан чыккан уртача уңыш та югары – бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 40,1 центнер ашлык алынды. Бу республикада – икенче күрсәткеч. Шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы буенча да, Тәтеш, Зәй районнары белән берлектә, Тукай районы алда бара. Бездә гектарыннан чыккан уңыш уртача 470 центнердан артык.
    • 18 сентябрь 2019 - 10:10
      Җылылык бирү дәвам итә
      1 сентябрьдә районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә, 15ендә мәктәпләргә җылылык биргән иделәр.
    • 18 сентябрь 2019 - 09:30
      Халыкара ат чабышында беренче
      14 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышлап халыкара ат чабышлары уздырылды.
    Реклама