Бурычлыларны йортлар буйлап барлаячаклар
Бүген тукайлыларның салым буенча бурычлары (недоимка) 55 миллион сум тәшкил итә. Бу турыда атналык киңәшмәдә район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева әйтеп үтте. Физик затларның транспорт салымы буенча 20,5 млн сум, җир салымы буенча 8,9 млн сум бурычы бар. Билгеләп үтәргә кирәк, соңгысы тулысы белән авыл җирлеге бюджетында калырга тиешле акча. 4,4 миллион сумы – физик затларның милек салымы буенча бурычлары.