Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яфраказык та әзерләдек, ял да иттек

Шушы көннәрдә Калмия авыл җирлегенең мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, социаль хезмәткәрләре җирлек башлыгы Равил Гарипов җитәкчелегендә «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына яфраказык әзерләшергә барды. Өстән сибәләп торган яңгыр да туктатмады безне – кулларга кечкенә кискечләр тотып якындагы урманга юл тоттык. 

Биредә имән, юкә агачлары, кычыткан, сукыр кычыткан, ат кузгалагы, әрем кебек үләннәр мулдан. Терлек өчен менә дигән витамин чыганагы! Табигатькә хозурланып, бер өем яфраказыкның җыелуын сизми дә калдык. Барлыгы 2 тоннага якын азык тупладык. «Бердәмлектә – көч» дип белми әйтмиләр шул.
Саф һавада физик эш белән шөгыльләнгәч, тән дә, җан да ял итте. Рәхәтләнеп аралаштык, көлештек. Әйтергә кирәк, «Вилданов» КФХ әлеге сәфәр өчен транспорт белән тәэмин итте. Бару һәм кайту юлында рәхәтләнеп татар халык җырларын да көйләдек әле. Үзенә күрә бер аралашу, гәпләшү чарасы да булды бу сәфәр.
Сүз уңаеннан, бүген хуҗалыктагы 1050 баш сыерны имин кышлату өчен 544 тонна печән, 1663 тонна сенаж, 5 тонна яфраказык әзерләнгән.

Ләйсирә СӘХИБҖАНОВА, 
Калмия мәдәният йорты директоры.

Фото Ләйсирә Сәхибҗановадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев