Өздереп бер гармун уйныйк әле!
«Уйна, Тукай гармуны» фестиваленә санаулы көннәр калып бара. Ул 17 майда Иске Җирекле авылында ТАССРның 100 еллыгы исемендәге яңа паркны ачу тантанасы кысаларында үткәрелә. Паркны ачу тантанасында республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның катнашуы көтелә. Бәйрәмне шулай ук төрле районнардан җыелган 200гә якын делегат та күрәчәк.