Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Җирекледә яңа парк

Соңгы вакытта Иске Җирекле авылы матурлана, ямьләнә. Биредә яңа төзелешләр сафка баса, яңа объектлар ачыла. Күптән түгел биредә заманча төзелгән «Тургай» балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Тиздән әлеге күренешне тулыландырып авылда тагын бер объект ачылачак. Ул – «ТАССРның 100 еллыгы» дип аталган ял паркы.

Парк авылның үзәгендә урнашкан. Бу – халык күп йөри торган урыннарның берсе. Якын-тирәдә мәдәният йорты, балалар бакчасы, шәхси йортлар, кибет. Парк мәйданы 15 мең 756 квадрат метр. Төзелеш чыгымнары 19 миллион сумнан артык. Бу проект иҗтимагый киңлекләрне үстерү чараларын гамәлгә ашыру республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.
– Без парк төзелүен күптәннән көттек. Хәзер инде аның булуына сөенеп бетә алмыйбыз. Балалар белән көн дә диярлек монда без. Гаилә белән ял көннәрен үткәрү өчен менә дигән урын бит бу, – дип үз уй-фикерләре белән бүлеште күптән түгел икенче тапкыр әни булган Кристина Помнева.
Парк шәhәр ял итү урыннарыннан hич калышмый. Түрдә – зур сәхнә, тамашачылар өчен утыргычлар куелган. Махсус тренажерлар, балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштырылган. Җәяүлеләр юлы буенда эскәмияләр, чүп савытлары тезелгән. Тротуар брусчаткадан ясалган. Парк җәен дә, кышын да яктыртылачак.
– Мин үземне шәhәр паркында кебек хис итәм. Балалар өчен уен корылмалары төрледән-төрле. Өстәл теннисы да, баскетбол hәм футбол уйнау өчен урыннар да бар, – ди шәһәр кунагы Карина Шәрифуллина.
Паркның территориясен яшелләндерүгә зур әһәмият бирелә. Биредә 445 төп чыршы утыртылды. Бу изге эштә Иске Җирекле авылы халкы, Мәләкәс авыл җирлеге депутатлары, «Яшьлек» мәдәният йорты һәм «Тургай» балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.
– Авыл халкына уңайлы ял шартлары булдыруга зур игътибар бирелә. Быел шундый ял паркы Бәтке авылында да төзеләчәк. Киләчәктә Шилнәбашта һәм «Татарстан» совхозы поселогында да мондый объект булдыру планы тора, – ди район төзелеш, архитектура hәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы Гөлназ Исхакова.
Паркны тантаналы ачу 17 майда булачак. Әлеге бәйрәм кысаларында «Уйна, Тукай гармуны» дип аталган фестиваль дә уздыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев