Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы көн бәйрәме белән!

Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!

Чын йөрәктән барчагызны да нурлы һәм якты бәйрәм – Христосның яңадан туу көне белән тәбрик итәм. Бу көн христианнарның иң якты һәм күркәм бәйрәме. Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга омтылыш уята. 
Бу көнне дөньядагы барлык христианнар игелек, гаделлек, кешелеклелек кебек төп рухи кыйммәтләрне гәүдәләндерүче бәйрәмнәрнең иң мөһиме, иң күркәме дип саныйлар. Язның бу матур бәйрәме киләчәккә өметләрне яңарта, кешеләр күңеленә изге хисләр, мәхәббәт һәм мәрхәмәт иңдерә. Христианнар, мөселманнар һәм башка дин тотучылар арасындагы үзара ихтирамлы мөнәсәбәтләр, җылы багланышлар алга таба да җәмгыятебездә хезмәттәшлекне, үзара татулыкны үстерүгә зур этәргеч булсын.
Районыбыз территориясендә күпмилләтле мәдәни мирасны саклау буенча шактый эшләр алып барыла. Муниципаль, иҗтимагый һәм дини оешмаларның уртак тырышлыгы киләчәк буын өчен үткәннәр ядкарен саклап кына калмыйча, җәмгыятебездә тынычлык һәм татулык нигезе булып торган рухи гореф-гадәтләребезне үстерергә дә мөмкинлек бирер дип ышанам. 
Кадерле тукайлылар! Әлеге якты бәйрәм өйләрегезгә бәхет һәм шатлык иңдерсен, гаиләләрегез имин булсын. Пасха бәйрәменең күтәренке рухы яңа уңышларга ирешүдә көч-дәрт өстәсен. Сезгә, барча туганнарыгызга, якыннарыгызга сәламәтлек, муллык, җан тынычлыгы өстәсен.

Муниипаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил КАМАЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев