Якты юл
  • Рус Тат
  • Алты хуҗалыкка – ике миллион сум 

    Билгеле булганча, Тукай районында 2019 ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү елы дип игълан ителде. Быел район авыл хуҗалыгы министрлыгы юнәлешендәге республика программаларында аеруча актив катнаша. 

    Апрель ае ахырына кадәр алты шәхси ярдәмче хуҗалык сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә гомуми 2 миллион сумлык субсидия алачак. «Ел дәвамында мондый субсидияләрне тагын 15кә якын шәхси ярдәмче хуҗалыкның алуы көтелә. Шулай ук ел дәвамында районда өч гаилә фермасы төзү, үз эшен яңа башлаган өч фермерга грант алу, ике авыл хуҗалыгы кооперативы оештыру бурычы тора. Шулай ук 40ка 60 район программасы нигезендә саву аппаратлары сатып алганда чыгымнар өлешен субсидияләү дә дәвам итә. Алар авыл халкының авыр хезмәтен җиңеләйтү өчен булдырылган», – ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илмир Яббаров.
    Мини-ферма төзүгә субсидия кайтуын көтүчеләр арасында Мәләкәс авылыннан Михайловлар гаиләсе дә бар. Юрий Петрович һәм Людмила Ивановна үз хуҗалыгында 7 савым сыер, 5 тана, 25 бозау асрый. 
    Сыерлардан тәүлегенә тулаем 90 литр сөт алалар. Җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен Михайловлар Яр Чаллы шәһәренә алып барып сата. Даими клиентлары да бар. Сөттән каймак, эремчек, сөт өсте ясыйлар. «Бар ризыкны да шәһәр халкы бик яратып ала», – диләр алар. Сөтне сатуда үз өлешен уллары Станислав та кертә. Егет сөт продуктларын үзенең төркемдәшләренә дә сата икән. 
    Җиде сыерны Людмила ханым моңа кадәр кул белән сауган. «Кызым Юлия кул арасына керә башлау белән миңа булышты, сыерны икәүләп саудык», – ди ул. Күптән түгел үз көчләре белән саву аппараты алганнар. «Эш бермә-бер җиңеләйде», – ди Людмила Ивановна. 
    Михайловлар малларга азыкны үзләре әзерләми. «Печән, фураж, көрпә, бодайны сатып алырга туры килә иде», – диләр алар. Күптән түгел алынган техника белән Юрий Михайлов башка фермерларга да эшли башлаган. «Хезмәт хакын маллар өчен печән белән алам», – ди ул. Киләчәктә үз җирләрен булдырып, үзләренең эшкәртү һәм чәчү теләкләре бар. Быел беренче адым ясалган инде. 27 гектар җирне арендага алганнар. «Бу участок 20 ел дәвамында ташландык хәлдә яткан. Аны әкренләп сөрә башладык. Үзебезнең трактор бар, тырма һәм чәчү агрегатларын күрше фермердан вакытлыча алып торырга ниятлибез. Үз җиреңдә кирәкле культураларны үстерү, азыкны үзең әзерләү финанс чыгымнарын да бермә-бер киметәчәк», – диләр алар.
    Михайловлар киләчәктә киңәергә, хуҗалыкның икътисадый хәлен яхшыртырга ниятли. Моның өчен, билгеле, терлек башын арттырырга кирәк. Шуңа күрә республика программасы ярдәмендә мини-ферма төзегәннәр. Шушы көннәрдә 400 мең сум субсидия кайтуын көтәләр. «Без гади авыл эшчесе өчен бу зур ярдәм», – диләр алар. Хәзер Михайловлар алдында савым сыерлар башын ел дәвамында 5 башка арттыру бурычы тора.
    Михайловлар субсидия алуда район җитәкчелегенең ярдәмен билгеләп үтә. «Республикада авыл хуҗалыгын киңәйтергә этәргеч бирүче программалар эшләве бик куандыра. Әмма гади авыл кешесе кәгазь эшеннән бик курка. Район комиссиясе документ җыюда, ягъни юридик яктан булышлык күрсәтте», – диләр Людмила белән Юрий Михайловлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: