Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өздереп бер гармун уйныйк әле!

«Уйна, Тукай гармуны» фестиваленә санаулы көннәр калып бара. Ул 17 майда Иске Җирекле авылында ТАССРның 100 еллыгы исемендәге яңа паркны ачу тантанасы кысаларында үткәрелә. Паркны ачу тантанасында республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның катнашуы көтелә. Бәйрәмне шулай ук төрле районнардан җыелган 200гә якын делегат та күрәчәк. 

Фестиваль көндезге сәгать 10да башлана. Сәгать 11дә парк мәйданыннан гармунчылар парады үтә. Чөнки бу бәйрәмдә игътибар үзәгендә районыбыз гармунчылары, баянчылар булачак. Алар рәтендә районның өлкән һәм кече гармунчылары, бәйге-фестивальләрдә чыгыш ясаучы тәҗрибәле баянчылар, үзләре өчен генә уйнаучы гармунчылар, хатын-кыз баянчылар булачак. Бүген без парадтта катнашырга теләк белдергән гармунчылардан гаризалар кабул итә башладык. Чарадан читтә калырга теләмәүчеләр әле 15 майга кадәр редакция телефонына шалтыратып бу хакта хәбәр итә ала. Гаризаларны 70-16-86 телефоны буенча кабул итәбез.
Шуны да әйтергә кирәк, бәйрәм дәвамында кайнар коймактан авыз итәргә, гөжләп кайнап торган самовардан чәй эчәргә, уеннарда катнашып бүләкләр отарга мөмкин булачак. 
Балалар өчен дә төрле күңел ачу чаралары каралган. Бәйрәмгә килгән һәр кеше истәлекле бүләк алачак. Ә гармунчыларга аерым бүләкләр әзерләдек. «Иң өлкән гармунчы», «Иң яшь гармунчы», шулай ук дүрт кешегә кадәр һәм аннан күбрәк гармунчысы булган ансамбльләр районыбыз горурлыгы булачак. Әлеге күркәм чараны тамаша кылырга без барлык район халкын чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев