Чираттагы «Тоннель»
Пәнҗешәмбе, 21 мартта, Яр Чаллы – Олы Шилнә юлының 2нче километрында иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар. Юл хәрәкәте иминлеге сакчылары балаларны махсус креслода йөртүгә аерым игътибар бирәчәкләр.