Быел Күзкәй авыл җирлегендә Өлкәннәр көнен аеруча матур, киң колачлы итеп үткәрделәр. Беренчедән, бик матур программа әзерләнгән иде. Икенчедән һәм иң мөһимедер бәлки – «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров хуҗалыкның хезмәт ветераннарына бик мул өстәл әзерләткән иде. Дөрес, кеше кунакка ашар өчен килми, мондый чакларда авылдашлар белән бергә җыелу, аралашу мизгелләре кадерле өлкәннәргә. Ә өстәлдәге сый исә гомер буе эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләргә карата зур ихтирам, хөрмәт билгесе.