Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучылар көнен билгеләп үттеләр

Быел укытучылар көнен зурлап шәһәрнең «Энергетик» мәдәният сараенда билгеләп үттеләр. Бу көнне районның мәгариф учреҗдениеләре хезмәткәрләрен район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева һәм мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәмәтҗанова котлады. 

Чарага укытучылар, тәрбиячеләр һәм тармак ветераннары килгән иде.
– Бар кеше укытучы булып эшли алмый. Бу – сәләт. Укытучы ул балаларны, бишле билгесе ала торган укучыны гына түгел, ә икеле билгесен алучыны да, аларның ата-
аналарын да, мәктәпне һәм коллективны да ярата белергә тиеш, – диде Фаил Камаев район мөгаллимнәрен котлау сүзендә. Шулай ук үзенең дә кайчандыр мәгариф тармагында эшләвен әйтеп узды ул. 
– Безнең алда хәл итмәслек бурычлар юк – иң мөһиме, алар уртак булсын һәм бер максатны күздә тотсын. Бергә булганда уңышларга ирешергә һәм районның мәгариф системасын республика буенча алдынгы урынга чыгарырга була, – диде район башлыгы. 
Сәхнә түренә Бәтке авылы гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Тамара Ивыгина чакырылды. Тантаналы рәвештә Фаил Камаев аңа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен тапшырды. Аннары Калмаш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Кашаповага, шушы ук авылның «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Нәҗиповага һәм Түбән Суыксу мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Рушания Сафинага яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен министрлыкның Мактау грамоталары тапшырылды. Теләнче-Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбенең укытучы-дефектологы Илизә Гыйльмияровага сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләүче иң яхшы педагог грантын отуы турында сертификат бирелде.
– Хөрмәтле укытучыларыбыз, күрәсез, мәктәпләребез, балалар бакчаларыбыз яңара, матурлана. Безнең алда иң төп бурыч – белем һәм тәрбия бирүне тагын да сыйфатлырак итү, – диде үз чыгышында район мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәмәтҗанова. 
Шулай ук мәгариф тармагындагы мәсьәләләрне чишүдә һәрдаим булышлык күрсәткән республика һәм район җитәкчелекләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
Бу көнне тәбрикләүләр күп булды. Мисал өчен, Новотроицкое мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Юнысова «Авыл укытучысы-2018» бөтенроссия бәйгесендә 3нче урын алган, Шилнәбаш мәктәбеннән Светлана Пигалева «Сыйныф җитәкчесе – 2018» республика конкурсының муниципаль этабында, мәктәптән тыш белем бирү үзәге педагогы Наталья Катушенок «Өстәмә белем бирү педагогы – 2018» республика конкурсында, Яңа поселогыннан «Березка» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сәләхова «Ел тәрбиячесе – 2018» бәйгесенең мунициапаль этабында алдынгы урыннар алганнар. Аларга Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук Айгөл Хәбибҗановна республика һәм бөтенроссия олимпиадалары призерларын әзерләгән укытучыларга да Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган хөрмәтле ветераннарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр бирелде. 
Бәйрәм мәктәп укучылары һәм үзешчәннәр чыгышы белән дәвам итте.
Соңыннан Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле тукайлыларга үз чыгышларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев