11 октябрь 2018 яңалыклары
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда медицина алдындагы төп бурычларны билгеләде
Сәламәтлек саклау министрлыгы планнары буенча, киләсе елда Татарстан халкының ким дигәндә 90 проценты диспансеризация узарга тиеш.
-
«Ярыш» хуҗалыгы үзенең өлкәннәренә бәйрәм бүләк итте
Быел Күзкәй авыл җирлегендә Өлкәннәр көнен аеруча матур, киң колачлы итеп үткәрделәр. Беренчедән, бик матур программа әзерләнгән иде. Икенчедән һәм иң мөһимедер бәлки – «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров хуҗалыкның хезмәт ветераннарына бик мул өстәл әзерләткән иде. Дөрес, кеше кунакка ашар өчен килми, мондый чакларда авылдашлар белән бергә җыелу, аралашу мизгелләре кадерле өлкәннәргә. Ә өстәлдәге сый исә гомер буе эшләп лаеклы ялга чыккан кешеләргә карата зур ихтирам, хөрмәт билгесе.
-
Бадминтон буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үтә
13 октябрьдә, шимбә көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында яшьләр һәм үсмерләр арасында бадминтон буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узачак.
-
Укытучылар көнен билгеләп үттеләр
Быел укытучылар көнен зурлап шәһәрнең «Энергетик» мәдәният сараенда билгеләп үттеләр. Бу көнне районның мәгариф учреҗдениеләре хезмәткәрләрен район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева һәм мәгариф идарәсе башлыгы Айгөл Мөхәмәтҗанова котлады.
-
Мәгариф хезмәткәрләре башкалада сәүдә итәчәкләр
12-13 октябрьдә Казанда мәктәп оешмалары ярминкәсе узачак.
-
2018 елда Татарстанда сигез бассейн төзелгән
Спорт объектларын сафка бастыруга 1,1 миллиард сум акча сарыф ителгән.
-
Хакимияттә хезмәт ветераннарын зурладылар
Хакимият бинасында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
-
Ярминкә бу атнада кунаклар көтә
Шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Чираттагысы киләсе шимбәдә – 13 октябрьдә узачак.
-
Бабайлар әйткән : “Көз озын булса, яз соң килер”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ