22 июнь 2015 яңалыклары
-
22 июнь 2015 - 20:08Табиблар эссе көннәрдә саулыкка игътибарлы булырга чакыраТабиблар эссе көннәрдә сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булырга куша. Җәйге челлә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, баш һәм йөрәк авыртырга, кан басымы уйнарга мөмкин. Мондый эсседә кояш та сугарга мөмкин. Эссе кабуның беренче билгеләре: бит кызара, баш бик каты авырта, күз аллары караңгылана, соңыннан күңел болганырга,...
-
22 июнь 2015 - 12:21Ильбухтино янындагы һәлакәтнең сәбәпчесе – күптән түгел генә «права» алган 72 яшьлек хатын-кызУзган атна ахырында район юлларында кеше үлеме һәм сәламәтлеге белән бәйле биш юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 8 июнь көнне төнге сәгать 10 тулгач Яр Чаллы - Зәй трассасының 9нчы километрында «Богдан 2110» автомобилен йөртүче 45 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Юлны ярамаган урында кискән җәяүле һәлакәт урынында ук җан бирә. Икенче төнне...
-
22 июнь 2015 - 08:26“Ярыш”та терлек азыгы әзерләүдән тыш, 7 миллион сумлык реконструкция эшләре бараБыел «Ярыш» хуҗалыгында 7100 тонна сенаж һәм силос салырга, 700 тонна печән әзерләп куярга ниятлиләр. - Әлеге вакытта печәннең 370 тоннасын кайтарып куйдык. 110 гектардагы кындыракны бүген чабып бетерәбез, шундый ук 110 гектардагы козлятникны алып бетердек инде. 400 гектардагы люцернага чыгасыбыз бар, - ди хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров. (Хуҗалыктан тулырак...
-
22 июнь 2015 - 07:42Ураза тотканда ният һәм ифтар догасыСәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: "Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр". Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә". Авыз ачканнан соң, гарәпчә: "Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә...
-
22 июнь 2015 - 07:34Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата2015 елда Татарстан мөселманнарына уразаны 20 сәгатьтән артык тотарга туры киләчәк. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Ураза камил булсын өчен шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән дә сакланырга кирәк. Татарстан Диния нәзарәте Дәгъват бүлеге хәбәр иткәнчә, түбәндәге өч...
-
22 июнь 2015 - 06:28Әҗмәкәйдә Сабан туе үттеБүгенге Әҗмәкәй авылында - йортлар саны көннән көн арта бара. Төп авыл кешеләре, өлкәннәребез елдан ел кими бара- шунысы аяныч. Шулай булса да, аның халкы олы бер гаилә кебек дус һәм тату.Моның шулай икәнен Сабан туйларын күпләр сокланырлык дәрәҗәдә оештыру да раслый. Әҗмәкәй авыл халкы кунакчыллыгы, инсафлылыгы белән аерылып тора....
-
22 июнь 2015 - 05:38Яңа поселогында велосипед урлаганнарРайон буенча Эчке эшләр бүлегенә Яңа поселогында яшәүче хатын-кыздан велосипедын урлап китүләре турында гариза керә. Соңрак ачыкланганча, әлеге велосипед урамда подъезд каршында караусыз калдырылган була. Җәйге чорга кергәч бүлеккә мондый төр хәбәрләр килү тагын да ешая. Шәхси әйберләрен саклау турында уйламаучыларны, ваемсызларны караклар күз уңыннан читкә җибәрми. Шуңа күрә, үз...