Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәйдә Сабан туе үтте

Бүгенге Әҗмәкәй авылында - йортлар саны көннән көн арта бара. Төп авыл кешеләре, өлкәннәребез елдан ел кими бара- шунысы аяныч. Шулай булса да, аның халкы олы бер гаилә кебек дус һәм тату.Моның шулай икәнен Сабан туйларын күпләр сокланырлык дәрәҗәдә оештыру да раслый. Әҗмәкәй авыл халкы кунакчыллыгы, инсафлылыгы белән аерылып тора....

Бүгенге Әҗмәкәй авылында - йортлар саны көннән көн арта бара. Төп авыл кешеләре, өлкәннәребез елдан ел кими бара- шунысы аяныч. Шулай булса да, аның халкы олы бер гаилә кебек дус һәм тату.Моның шулай икәнен Сабан туйларын күпләр сокланырлык дәрәҗәдә оештыру да раслый. Әҗмәкәй авыл халкы кунакчыллыгы, инсафлылыгы белән аерылып тора. Әҗмәкәйлеләр үз авылларының Сабан туен 12 июнь көнне бәйрәм иттеләр. Инде башка авыл һәм район үзәкләрендә татар халкының милли бәйрәме шаулап узганлыктан, бирегә җыелган гавам шактый ишле иде. Күпләр үзләренең шәхси машиналарында килгәннәр: кая карама, авто өстенә авто. Күңелләрне хушландырып, музыка уйнап тора. Матур итеп җылы яңгыр да явып үтте. Көндезге сәгать бердә бәйрәм тамашасын ачык дип белдерелде һәм Сабан туе әләмен күтәрү хокукы авыл имам хатибы Әмирҗан Әхмәтҗәнов һәм Сабан туе спонсоры Әлфир Зөфәр улына бирелде. Мәйданга җыелган халык, көчле алкышлар белән, төп спонсорларыбыз Газелҗан Галимҗан улына, Әлфир Зөфәр улына, Венярский Александр Владимир улына, Төхбәтуллин Равил Миннегали улына, Фарваев Мәгфурҗан Мансур улына, Хусаинов Газинур Рәфкәт улына шулай ук авылдашларга зур рәхмәтен белдерде. Шулай ук Сабан туе мәйданын матурлауда куп көч куйган Зөлфия белән Рамил Солтановларга, Илмир белән Алия Шакирҗановларга, Аркадий белән Асия Гуслиннарга, Сахабиев Рахимҗан Мөбәрәк улына, балаларга атыну өчен атынгычлар биргән Сәлимгәрәев Фәрит Сәетгәрәй улына көчле алкышлар белән рәхмәтләрен ирештергәннән соң тамаша башланып китә. Иң әүвәл - тыл ветераннарын зурлап вә хөрмәтләп бүләкләр тапшырылды. Аннары Әҗмәкәй авылы атаклы юристы Гөлчәчәк Хәҗә кызы һәм атаклы спорт тренеры Тәлгат Бәхтегәрәевка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мең еллар буена милләтебезне күркәм күренеше, дустанә хәерһахлыгы белән башкаларга үрнәк иткән Сабантуй манзаралары, гадәттәгечә, балалар көрәше белән башланып китте. Сабыйларга кызык һәм аларны (җиңгәнен дә, җиңелгәнен дә) бүләк-күчтәнәчләр чын күңелдән һәм бернинди хәрамнарсыз бил алышына рухландыра. Иң кечкенәләрдән үрләп киткән татарча көрәш мәйданы акрынлап буйга тартылганнарга һәм инде беләкләренә яхшы ук кот кундырып пәһлеванга әверелгәннәргә күчә. Янәшәдә генә гер күтәрү бәйгесе кыза, аннан ерак түгел җитезләр "Агач ат"ка атланып, капчык белән орыш-бәреш уены да үз чиратында мәйдан түгәрәгенә тезелгән эскәмияләрдә утыручыларның Мәйдан гөрли, мәйдан җырлый һәм бии. Әнә, Әҗмәкәй авылында яшәүче, Татарстанның атказанган артисты Гәбидулла Хөрмәтуллин күңелләрне җилкендереп җыр суза. Үзе белән элеккеге атаклы җырчыны алып килгән. Аның артыннан шулай ук Әҗмәкәй авылында яшәүче, Татарстаннын атказанган артисты, композиторы, "Әҗмәкәй"җыры һәм көе авторы, (Сүзләрен шулай ук Әҗмәкәй авылыннан Ашрапова Әнисә Мулләхмәт кызы язды) үзе иҗат иткән җырларын сыздырып җибәрде... Әҗмәкәй егете Динар Хуҗин һәм Зәлинә Мәрдәншина искиткеч биюләре белән мәйданны тагын дәртләндереп җибәрде. Аларның икесенә һәм тагын Венера Гатиятуллина, Азалия Әхмәтшинага Тукай районы Мәдәният җитәкчесе исеменнән, мәдәни чараларда һәрдаим катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук оештыру эшләрендә Әҗмәкәй кызы Эльвина Холодованың да ярдәме күп булды. Сабан туе кунагы - кечкенә Салават, Яңа Поселогы сандугачы Миләүшә Фазелҗанова ел саен диярлек мәйдан халкына сандугачка хас тавышлары белән дәртле җырларын бүләк итәләр. Күзкәй авылыннан килгән гаилә ирле-хатынлы һәм кызлары җырлап-биеп мәйдан халкының күңелен ачты. Гармунда уйнаучылар, курайчылар да чыгыш ясады. Мәйдан халкы рәхәтләнеп ял итте. Комиссия әгъзалары булып төрле уеннар оештыруда риясыз ярдәм күрсәтүче Зилүс Фәрхетдинов, Вафис Сәгиров, Рамил Солтанов, Илмира Мәликова, Сәрия Әхсәноваларга рәхмәт. Кул көрәше, татарча милли көрәш ирләр һәм хатын-кызлар арасында да оештырылды.

Бәйрәм манзаралары бер-бер артлы алышынып торды: аякларга капчык киеп узышу да, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү дә, чаңгы ярышы да, мунча чабыну уены да тәкъдим ителде. Әле теге, әле бу күренешләр турында мәдәният хезмәткәре Зөлфия Шакирҗанова микрофон аша хәбәр-бәяннарын ирештереп торды. Менә шулай - күңелле итеп, сизелмичә дә үтеп китте Сабан туе Әҗмәкәйдә. Килгән кунаклар, авылдашлары исеменннән, Сабан туйларын оештыруда башлап йөрүче һәм матур итеп оештырганы өчен Зөлфия Мулланур кызына зур рәхмәт белдереп чыгыш ясады Гөлчәчәк Хәҗә кызы.

Әҗмәкәй халкы һәм чыгышы белән аннан булып хәзер читтә яшәүчеләр "Авыл көне- Сабан туен" фәкать үз көчләре, үзләренең иганәчеләре ярдәме белән оештыралар һәм ничек кенә әле. Бүләкләр дә саллы шул. Болай булса, алдагы елларда да ошбу авылда борынгы бабаларыбыздан калган милли мирасыбыз, Сабан туйлары уздырырга насыйп булыр, иншаллаһ. Илләр-көннәр имин торып, берүк шулай булса иде.

Хәзерге көндә лаеклы ялда булган, авыл җирлеге башлыгы булып хезмәт куйган Асия Әбүзәр кызы тарафыннан бу Сабантуй мәйданы парк зонасы итеп билгеләнеп калды. Мәйданны инде менә биш ел буе үз көчебез белән матурларга тырышабыз. Сабантуй бәйрәмендә чыгыш ясаучы барлык кешегә, уенннарда катнашкан бар кешегә чиксез рәхмәтлебез. Чөнки халык рәхәтләнеп ял иткәндә, бәйрәмнәр матур уза. Зур рәхмәт спонсорларыбызга. Инде шактый күп эш эшләнде. Капка куелды, коймаларны тотып бетерәсе бар. Бетоннан сәхнә ясалды, палатка кую өчен тимердән корылмалар ясалды, әз генә булса да балалар мәйданчыгы булдырылды, комлык ясалды, халыкка утыру өчен ике рәт утыргычлар урнаштырылды. Мәйданның өч ягына агач үсентеләре утырткан идек, ләкин алар усеп китмәде. Менә быел көз көне, Алла боерса, авылдашлар ярдәме белән тагын утыртырбыз, дип уйлыйбыз. Агач үсентеләрен табуда шулай ук Әлфир Зөфәр улы ярдәм итәм диде. Чәчәк утырту зонасына куп еллык чәчкәләр утыртырга уйлыйбыз. Анысын шулай ук авылдагы чәчкә сөюче ханымнар ярдәме белән башкарачакбыз дип торабыз. Быел шулай ук парк һәм скверлар елы. "Әйдәгез, авылдашлар, Мәйданны гөлбакча итик, тәртипләп саклыйк барыбызда. Аннан соң рәхәтләнеп, үзебез өчен балалар белән ял итү урыны, ял паркы булачак", - дип үз теләкләрен белдерде Зөлфия.

Менә шундый матур күңелле, туры сүзле, кулларыннан гөл тама безнең Зөлфиянең. Ял паркы булдыру өчен җан ата, шундый кешеләр күбрәк булсын иде янәшәбездә. Иншаллаһ, бары да тормышка ашыр, Алла боерса , изге эшкә салават, диләр иде борыңгылар, дип хәбәр итә хезмәт ветераны, Әҗмәкәй авылы кызы -Гөлчәчәк Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев