Якты юл
  • Рус Тат
  • 3 июнь 2015 яңалыклары

    • 3 июнь 2015 - 12:52
      Мәктәп яны лагерьлары эшли башлады
      Дүшәмбедән районда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Районның мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу җәйдә анда 860 бала ял итәчәк. 8 июньнән сәләтле балаларны туплаучы «Балкыш» лагерында 60 бала, 17 июньнән «Робинзон» лагерында 30 бала үз җәен кызыклы итеп үткәрә алачак. Иң беренче булып эшли башлаган «Чемпион» лагеры...
      526
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 08:51
      Равил Илдарханов: «Рапс – табышлы культура»
      «Кама» агрофирмасының «Новотроицкое» бүлекчәсе җитәкчесе Равил Илдарханов белән еш кына басу киңлекләрендә күрешәбез. Менә бу юлы да аның «Нива»сына утырып, бүлекчә кырларын иңләп, эш барышы белән танышып йөрдек. - Рапс шикәр чөгендере кебек үк бик отышлы, акчалы культура. Бөртеклеләр белән чагыштырганда аның бәясе югарырак. Белгәнегезчә, рапстан май ясыйлар, аның сыгынтысын...
      547
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 08:46
      Ана капиталыннан 20 мең сумны алыйм дисәң – киләсе елның 31 мартына кадәр гариза бирергә кирәк
      Пенсия фонды бүлеге бүгенге көндә ана капиталының 20 мең сумын кулга бирүне сораган гаризаларны кабул итә. Бер тапкыр бирелә торган әлеге акчаны алу хокукыннан 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы сертификаты алучылар һәм үз исәпләрендәге сумманы тотып бетермәүчеләр файдалана ала. Гаризаны 2016 елның 31 мартына кадәр бирергә кирәк. Сертификат...
      655
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 08:41
      Балага өч яшь тулуны көтмичә, ана капиталын торак кредитына беренчел кертем итеп файдаланырга мөмкин
      Ана капиталы акчаларын моңа кадәр дә торак кредитын каплау өчен файдаланырга мөмкин иде, ләкин беренчел кертем итеп куллану чикләнде. Яңа федераль закон хәзер моңа да рөхсәт бирде. Бүгенге көндә районда 1837 гаилә ана капиталы сертификаты алды, аларның 1637се капитал суммасын тулысынча яки өлешләп үз ихтыяҗларына файдаланды.
      439
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 08:38
      Райондагы ике меңнән артык кешенең пенсия фондына кертеме өстәмә финансланган
      Районда 2 меңнән артык кеше пенсияне өстәмә финанслау буенча дәүләт программасында катнаша. Узган ел алар үз счетларына барлыгы 1,7 млн сум акча керткәннәр. Агымдагы елның май аенда аның 1,6 млн сумын дәүләт өстәмә финанслаган. Өстәмә финанслау суммасы кертелгән акча күләменнән кимрәк, чөнки елга 2 мең сумнан ким булмаган һәм 12...
      602
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 07:40
      Хайваннарны да талпаннан саклыйк
      Талпаннардан кешеләр генә түгел, хайваннар да зыян күрә. Бөҗәкләр аларның тиресенә урманда гына түгел, ихатада да кадалырга мөмкин. Хайваннарның тәнен һәрвакыт карап торырга кирәк. Чөнки тирегә ябышкан бөҗәк анда тагын да үсә һәм зыянны ныграк сала. Талпанны тиредән тартып алырга ярамый, чөнки аның башы өзелеп калып, хайванның организмына зыянны тагын...
      430
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 05:55
      Мәләкәстә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Сабан туе уздырыла
      Бүген Мәләкәс авылы мәйданында иртәнге сәгать унда инвалид балалар өчен Сабан туе уза. Биредә аларны күңелле уеннар, башка төрле кызыклы чаралар көтә. фото http://dixinews.ru сайтыннан
      483
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 05:42
      Трактор йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен тикшерәләр
      Тракторлардан һәм прицеплардан файдаланганда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, үзйөрешле машиналарның һәм башка төр транспортның техник торышына күзәтчелек итү идарәсе 8 июньнән 30ына кадәр «Трактор-Прицеп» операциясе дип аталган чара үткәрә. Бу чорда тракторларны, үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылган прицепларны йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләре махсус контрольдә булачак, дип хәбәр итәләр...
      475
      0
      0
    Реклама