Якты юл
  • Рус Тат
  • 29 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 29 ноябрь 2013 - 11:41
      ТР Югары суды Рамил Гарифуллинга карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды
      Яр Чаллының "Надежда" медицина үзәге җитәкчесе, үзен дәвалаучы дип атаган Рамил Гарифуллинны Яр Чаллы шәһәр суды мошенниклыкта гаепләп өч елга ирегеннән мәхрүм итү, 300 мең сум штрафка тарту һәм судка дәгъва хаты белән мөрәҗәгать иткән Валентина Нурмөхәммәтовага 150 мең сум күләмендә зыянны каплау турында карар чыгарган иде. Бүген Рамил Гарифуллинның...
    • 29 ноябрь 2013 - 11:16
      Район башлыгы авыл имамнары белән зиратларны тәртипкә китерү турында сөйләште
      Бүген хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Васил Хаҗиев авыл имамнары белән очрашты. Сөйләшүдә районның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт Харрасов, ветераннар һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
    • 29 ноябрь 2013 - 10:46
      Авиаһәлакәттә үлгәннәрнең гаиләләре матди ярдәм ала
      «Боинг-737-500» самолеты авиаһәлакәтендә үлгән кешеләрнең гаиләләренә матди ярдәм түләү 19 ноябрьдән башланган иде. 28 ноябрьгә 46 кешенең туганнары 1 млн. сум матди ярдәм алды, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. Хәзерге вакытта калганнарының, шул исәптән чит ил гражданнарының гаиләләренә матди ярдәм түләү өчен документлар...
    • 29 ноябрь 2013 - 07:58
      Казанда милли көрәш буенча ТР Чемпионаты үтте
      20-22 ноябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда татар-башкорт милли көрәше буенча ТР Чемпионаты узды. Анда республиканың барлык районынарыннан 46 команда катнашты, барлыгы 400дән артык спортчы көч сынашты. Тренер-укытучылар Рамил Закиров белән Тәнзил Хәмәдиев җитәкчелегендә безнең көрәшчеләр исә Казаннан 18нче урынны алып кайттылар. Олы Шилнә авылы спортчысы Вадим Уляшев 130 килограммнан...
    • 29 ноябрь 2013 - 07:50
      Фермаларның төзек булмавы – хуҗалыкның таркалуына беренче адым
      Сишәмбе көнне «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә узган семинар авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр өчен файдалы булды. Кышкы чорда терлекне ашату, асрау шартларына багышланган әлеге семинар-киңәшмәдә көндәлек эшләрдән кала, көнүзәк мәсьәләләргә дә игътибар бирелде.
    • 29 ноябрь 2013 - 07:47
      Полициягә мөрәҗәгатьләр арткан
      Район Советының XXV утырышында полиция башлыгы Р. Хөснетдинов эчке эшләр бүлегенең 9 айлык эшчәнлеге буенча депутатлар алдында хисап тотты. Полициягә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан, узган елның шул чорына 4694 мөрәҗәгать теркәлсә, быелга бу сан 5259га җиткән. Җинаятьләр дә узган елгыдан күбрәк теркәлгән - 410 очрак. Роберт Шәрифҗановичның әйтүенә караганда, авыр...
    • 29 ноябрь 2013 - 07:44
      Депутатлар халыкны өстәмә кабул итәчәкләр
      «Бердәм Россия» сәяси партиясе оешуга 12 ел тулу уңаеннан 1 декабрьдә партиянең җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү урынында (Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Есенин урамы, 1 йортта (социаль яклау идарәсе бинасында) 10.00-12.00 сәгатьләрдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев һәм район Советы депутатлары гражданнарны өстәмә кабул итәчәкләр. 71-39-75, 70-37-82 телефоннары аша...
    • 29 ноябрь 2013 - 07:34
      Халык ансамбле исемен яклаячаклар
      6 декабрьдә Иске Җирекледәге «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә өч үзешчән халык коллективы үзләренең чыгышларын тәкъдим итәчәк. Районыбызның «Әллүки» халык фольклор коллективы (Күзкәй авылы), «Питрау» халык фольклор коллективы (Мәләкәс авылы), Түбән Кама районы Кама Аланыннан «Утмалтурат» чуваш халык фольклор коллективлары бу көнгә махсус программа әзерли. Бу чираттагы мәдәни чара гына булмаячак, фольклор...
    • 29 ноябрь 2013 - 05:04
      Мәшгульлек үзәге син теләгән эшне бирә аламы?
      Бүген район буенча теркәлгән 157 эшсезгә районнан 76, шәһәрдән 4843 урын тәкъдим ителә Бүген тормыш итәргә җитәрлек акча эшләү өчен бертуктамый бөтерелергә, бер урында гына утырмыйча, өстәмә вариантларны да карарга туры килә. Чөнки дәүләт бюджетыннан бирелә торган хезмәт хакы очны очка ялгап барырга гына җитә. Күпләр, аптырагач, банклардан бурычка акча...
    Реклама