Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык ансамбле исемен яклаячаклар

6 декабрьдә Иске Җирекледәге «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә өч үзешчән халык коллективы үзләренең чыгышларын тәкъдим итәчәк. Районыбызның «Әллүки» халык фольклор коллективы (Күзкәй авылы), «Питрау» халык фольклор коллективы (Мәләкәс авылы), Түбән Кама районы Кама Аланыннан «Утмалтурат» чуваш халык фольклор коллективлары бу көнгә махсус программа әзерли. Бу чираттагы мәдәни чара гына булмаячак, фольклор...

6 декабрьдә Иске Җирекледәге «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә өч үзешчән халык коллективы үзләренең чыгышларын тәкъдим итәчәк. Районыбызның «Әллүки» халык фольклор коллективы (Күзкәй авылы), «Питрау» халык фольклор коллективы (Мәләкәс авылы), Түбән Кама районы Кама Аланыннан «Утмалтурат» чуваш халык фольклор коллективлары бу көнгә махсус программа әзерли. Бу чираттагы мәдәни чара гына булмаячак, фольклор коллективлары шул рәвешле үзләренең халык ансамбле дигән абруйлы исемнәрен тамашачы алдында яклаячак. Район мәдәният бүлегенең сәнгать җитәкчесе Алия Мөхәммәтханова хәбәр итүенчә, ТР Мәдәният министрлыгыннан килгән яңа кагыйдәләр нигезендә ансамбльләр өч елга бер тапкыр халык исеменә лаек булуын расларга тиеш. Чара 17 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык ансамбле