Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Казанда милли көрәш буенча ТР Чемпионаты үтте

20-22 ноябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда татар-башкорт милли көрәше буенча ТР Чемпионаты узды. Анда республиканың барлык районынарыннан 46 команда катнашты, барлыгы 400дән артык спортчы көч сынашты. Тренер-укытучылар Рамил Закиров белән Тәнзил Хәмәдиев җитәкчелегендә безнең көрәшчеләр исә Казаннан 18нче урынны алып кайттылар. Олы Шилнә авылы спортчысы Вадим Уляшев 130 килограммнан...

20-22 ноябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда татар-башкорт милли көрәше буенча ТР Чемпионаты узды. Анда республиканың барлык районынарыннан 46 команда катнашты, барлыгы 400дән артык спортчы көч сынашты. Тренер-укытучылар Рамил Закиров белән Тәнзил Хәмәдиев җитәкчелегендә безнең көрәшчеләр исә Казаннан 18нче урынны алып кайттылар. Олы Шилнә авылы спортчысы Вадим Уляшев 130 килограммнан да артык авырлыкта IV урынга лаек булды. Моннан тыш, Вадим милли көрәш буенча Татарстан Республикасының спорт мастеры кандидаты нормативларын да үтәгән.
Вадим Уляшевтан кала Теләнче Тамактан Артур Җиһаншин (авырлыгы 70 килограммга кадәр), Мерәстән Ринат Фәрваев (авырлыгы 80 килограммга кадәр) һәм Түбән Суыксу авылы егете Рәиф Нигъмәтуллин (авырлыгы 100 килограммга кадәр) да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, дип хәбәр итте безгә яшүсмерләр клубы тренеры Тәнзил Хәмәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт