Бүген район буенча теркәлгән 157 эшсезгә районнан 76, шәһәрдән 4843 урын тәкъдим ителә
Бүген тормыш итәргә җитәрлек акча эшләү өчен бертуктамый бөтерелергә, бер урында гына утырмыйча, өстәмә вариантларны да карарга туры килә. Чөнки дәүләт бюджетыннан бирелә торган хезмәт хакы очны очка ялгап барырга гына җитә. Күпләр, аптырагач, банклардан бурычка акча...
- Татьяна Николаевна, Сезнең бу вазыйфага алынганыгызга әле күптән түгел. Хезмәтегезгә керешкәч тә ниндирәк ситуациягә тап булдыгыз? Бүгенге көндә халыкның эш белән тәэмин ителешен, аерым алганда, райондагы хәлне ничек бәялисез?
- Саннардан күренгәнчә, 2011 ел ахырыннан башлап районның икътисад өлкәсендә уңай динамика күзәтелә. Моңа бәйле рәвештә эш эзләп мәшгульлек үзәгенә килүчеләр дә кими. 2013 ел башыннан безнең үзәккә 1154 кеше мөрәҗәгать итте, аларның 252се эшсез дип табылып, исәпкә бастырылды. Барлыгы 152 кеше безнең ярдәм белән эшкә урнаша алды. Бүген районда эшсезләр исемлегендә 157 кеше тора. Эшсезлекне киметү максатында районнда 2011-2013 елларга исәпләнгән программасы эшли. Бу программа кысаларында вакансияләр ярминкәләре үткәрелә, эшсезләрне төрле һөнәрләргә өйрәтү, бала белән декрет ялында утырган хатын-кызларның һөнәри әзерлеген күтәрү курслары уздырыла, үз эшеңне ачуга субсидия бирелә, инвалидларга эшкә урнашуда ярдәм күрсәтелә, шулай ук психологик ярдәм тәкъдим ителә.
- Эшкә урнашу бәхетенә ирешүчеләр нинди хезмәт хакына, нинди эшләргә риза булганнар? Һәм эш табучыларның уртача яше күпме?
- Эшкә урнашучыларның күпчелеге 30-45 яшьлек гражданнар. Бу яшьтәгеләргә эш табу күпкә җиңелрәк. Урнашучыларның уртача хезмәт хакы 10 мең сум тәшкил итә.
- Хезмәт биржасына исәпкә баскан кеше бүген нинди һөнәрләр үзләштерә ала? Уку тәүлекнең кайсы вакытында үткәрелә?
- Эшсезләргә вариантлар тәкъдим иткәндә, бу һөнәрнең базардагы ихтыяҗына, бездә исәптә торган кешенең белеменә, һөнәри тәҗрибәсенә, сәламәтлегенә карыйбыз. Укулар көндез алып барыла. 1С: предприятие, бухгалтер, информацион технологияләр, инглиз теле (сөйләшерлек дәрәҗәдә), компьютер дизайны, медитация (база өлеше), менеджер, ЭВМ операторы юнәлешләре буенча эшлибез. Шулай ук филиал аша Казанда трамвай йөртергә өйрәнергә була. Курсларны тәмамлаучылар «Электротранс» предприятиесенә урнаштырыла. Уку чорында 2400 сум күләмендә стипендия түләнә.
- Әгәр кеше сез тәкъдим иткән һөнәр буенча курслар үтүдән баш тартса, ул үзәктә исәптә торуын дәвам итәме? Һәм тагын, сездә алган профессия буенча эш таба алмаса, кире мәшгульлек үзәгенә килеп исәпкә баса аламы?
- Без тәкъдим иткән юнәлеш аңа ошамаса, әлбәттә, баш тарта ала һәм хезмәт биржасында торуын дәвам итә. Ә курсларны тәмамлап та эшкә урнаша алмаса, бер ай үткәч безгә тагын мөрәҗәгать итә ала.
- Кешеләр еллар буе сездә исәптә тора алалармы яки аның билгеле бер срогы, чиге бармы?
- «Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында»гы Законның 31 маддәсе, 4 пунктында билгеләп үтелгәнчә, мөрәҗәгать итүчеләр 5,5 ай эчендә эшкә урнаштырылырга тиеш. Ә озаклап бездә исәптә торучылар, нигездә, сәламәтлекләре чикле булган инвалидлар.
- Бүген иң аз һәм иң күп пособиенең күләме нинди? Ул нәрсәгә карап билгеләнә?
- Пособие күләме 850 сумнан 4900 сумга кадәр. Акча уртача хезмәт хакы һәм стипендия күләме турындагы белешмәгә карап билгеләнә, ләкин 4900 сумнан артмый.
- Бүген мәгълүмат базагызда ничә вакансия исәпләнә? Эш бирүчеләр арасында безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре бармы? Булса, алар нинди хезмәт хакына нинди белгечлекләр буенча чакыра? Алардагы хезмәт шартлары белән танышу максатында үзегез дә авылларга чыгасызмы? Мәсәлән, бүген сезгә авыл хуҗалыгы буенча югары белемле яшь белгеч килде, ди. Сез аңа нинди эш урыны тәкъдим итә аласыз? Гомумән, эш бирүчеләр белән ни рәвешле хезмәттәшлек итәсез? Эш бирүчеләр нинди хезмәт хакы тәкъдим итәләр?
- Филиалның мәгълүматлар базасында бүген районнан 76, шәһәрдән 4843 эш урыны бар. Алардагы хезмәт хакы 5205 сумнан башлап 20000 сумга кадәр. Авыл хуҗалыгы оешмалары хәзерге көндә төп эш бирүчеләр. Бүген аларга ветеринария табибы, сыер савучы, зоотехник, инженер-механик, исәпләүче, үлчәүче, төяүче машина йөртүче, слесарь, йөк машинасын йөртүче, аппаратчы, фасовкалаучы, электромонтер кирәк. Без авылларга аена берничә мәртәбә чыгабыз. Предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашабыз. Яшь белгечләрне эшкә урнаштыруга килгәндә, ел башыннан 16-25 яшьлек 26 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 11е укуын тәмамлап кына килүчеләр. Шундыйларның берсен «Агрокөч» төркеменә бухгалтер итеп, икенчесен «Кама» агрофирмасына экономист итеп урнаштырдык. Моннан тыш, яшь белгечләр өчен «Беренче эш урыны», «Яшьләр практикасы» дигән программалар эшли. Егет һәм кызларга социаль адаптация чорын үткәндә психологик яктан ярдәм дә күрсәтәбез.
- Эшмәкәрлеккә һәм үзмәшгульлеккә ярдәм итү программасы буенча быел ничә кеше субсидия алды? Ел ахырына кадәр алырга мөмкинлек бармы әле? Бүген субсидиянең күләме нинди һәм аны кеше нинди максатларга файдалана ала?
- Быел мондый ярдәмне 8 кеше алды һәм үзләренең фермер хуҗалыгын ачты. Аларның һәрберсенә 117 мең 600 сум акча бирелде. Быелга программа ябылды.
- Кеше мәшгульлек үзәгендә исәптә тора, шул ук вакытта рәсми булмаган эше дә бар. Мондый очракларда Законда нинди җәза каралган?
- Хокук бозуның мондый очрагы ачыкланганда эшсез дип исәпләнгән гражданга мәшгульлек үзәге аша законсыз рәвештә алынган акчаны кире кайтарырга тәкъдим ителә. Әгәр каршы килсә, эш судка бирелә.
- Закон буенча, район территориясендә теркәлгән эш бирүчеләр сезгә ай саен вакантлы урыннар турында мәгълүмат җиткереп торырга тиешләр. Бу үтәлмәгәндә эш бирүчеләргә нинди җәза күрелә?
- Вакантлы урын турында белдерүне матбугат чараларында бастырып та, мәшгульлек үзәгенә хәбәр итми икән, эш бирүче турында прокуратурага җиткерелә.
Нет комментариев