15 ноябрь 2013 яңалыклары
-
15 ноябрь 2013 - 12:17Яшь спортчылар җиңел атлетика буенча Татарстан Беренчелегенә әзерләнәКичә, 14 ноябрьдә, Яр Чаллы шәһәрнең «Яр Чаллы» яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. Барысы районнан 120гә якын спортчы көч сынашты. Тренерлар белдерүенчә, бу Казанда үткәреләчәк Беренчелек алдыннан балаларның репетициясе булып тора. Иң-иңнәр башкалада чыгыш ясаячак. - Командалар барысы да әзерләнеп килгәннәр. Алар 50, 300, 600 метр дистанциягә...
-
15 ноябрь 2013 - 11:24Муниципаль хезмәттәгеләрнең дипломнарын да, тоткан акчаларын да тикшерәләр13 ноябрьдә район хакимиятендә коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Р. Асылгәрәев алып барды. Утырышта 2012-2014 елларга коррупциягә каршы тору буенча республика программасының районда үтәлеше, җирле үзидарә органнары хокукый актларын коррупция ихтималына тикшерү нәтиҗәләре буенча район хакимиятенең юридик бүлек башлыгы А.Гыйниятуллинаның чыгышы тыңланды....
-
15 ноябрь 2013 - 09:43Круглое Поле һәм Новотроицкое участок вәкаләтлеләре бүгеннән яңа бинада эшли һәм яши башладыБүген Круглое Поледа һәм Новотроицкоеда участок вәкаләтлеләре өчен эш урыны һәм торак йортны берләштереп төзелгән биналарны файдалануга тапшырдылар. Төзелеш хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа кысаларында тормышка ашырылды.
-
15 ноябрь 2013 - 09:20Яңа поселогы балалар бакчасында тәрәзәләр тулысынча алыштырылды. Нәниләр моңа бик шатБалалар бакчаларындагы искергән тәрәзәләрне яңага алыштыру буенча районда быел тулы куәтенә эш барды. Бүгенге көнгә яңартуны сораган 710 тәрәзәнең 409ы алыштырылган. Бу зур эшне башкаруга хәйриячеләр исәбеннән барлыгы 4 млн сумга якын акча тотылган. Эш әле дәвам итә. Подряд эшләрен нигездә район җирлегендәге «Пластик» җәмгыяте башкара. Инде алты бакчада эш...
-
15 ноябрь 2013 - 06:23Һава шартларының үзгәрүе һәм кар бураннары булуы көтеләЯкын көннәрдә Татарстанда һава торышының кискен начарлануы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, Россиянең Европа өлешендә атмосфераның кышка әзерлек чоры башлана. 15 ноябрь көнне бөтен Татарстан буенча яңгыр белән кар булуы ихтимал. Җилнең тизлеге 15м/с, урыны белән буран булырга мөмкин. Температура +3 градустан -1 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар белдерүенчә, киләсе атнадан салкыннар башланачак,...
-
15 ноябрь 2013 - 06:06Форум үтә21 ноябрьдә Казанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның II республикакүләм форумы үтәчәк. Әлеге форумда район вәкилләре дә катнашачак. Районда җәмгысы шундый 49 дини, хәйрия, җәмәгать оешмалары теркәлгән. Районның «Пассажирлар йөртү ассоциациясе», «Дедал» авиация яратучылар клубы һәм ел саен легендар спортчы Нурми Шәрипов кубогына ярышлар уздыручы «Нурми Шәрипов исемендәге фонд» кебек...
-
15 ноябрь 2013 - 05:30Ачык тыңлаулар уза2013 елның 2 декабрендә район хакимиятенең утырышлар залында Тукай муниципаль районының 2014 елга һәм планлаштырылган 2015 һәм 2016 елларга бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар уза. Ачык тыңлаулар сәгать 10.00да башлана.
-
15 ноябрь 2013 - 05:03Мактаулы исемнәрАвиапассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «БИГЕШ» аэропорты» ачык акционерлык җәмгыятенең йөк һәм пассажирлар йөртүне оештыру хезмәтенең очкычларда пассажирлар йөртү хезмәтен оештыру агенты Разия Мөбин кызы Мазунинага «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.