Авылдашлар, өмәгә кайтыгыз!
Күзкәй авылы зиратында яз көне генә бик күп авылдашлар катнашында байтак эш башкарылды: буш җирләрне баса башлаган кыргый агачлар киселде, буяудан бушаган банкалар, чүпкә әйләнгән кәгазь "чәчәкләр" җыештырылып, чүплеккә илтелде. Өмәдә катнашучыларга Аллаһының рәхмәте яусын. Чүпләмәскә, саклап тотарга кирәк иде дә бит, чүпләнә шул: кәгазь чәчәкләрне дә алмаштырып, искеләрен ташлап...