Якты юл
  • Рус Тат
  • 13 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 13 сентябрь 2013 - 12:21
      «IT-Чемпион» конкурсының икенче этабы җиңүчеләре билгеле булды
      Мәктәп балалары арасында уздырылучы «IT-Чемпион» конкурсы 2013 елның 1 мартыннан 20 декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгенең II этабы исә 1 сентябрьдә төгәлләнде. Конкурс «Иң актив мәктәп укучысы» дип аталган балл-рейтинг һәм «ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү» иҗади номинацияләре буенча үтә.
      368
      0
      0
    • 13 сентябрь 2013 - 07:55
      Ветеринарлар профилактика чаралары уздыра
      Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларда булган терлекне лейкоз, туберкулез ише авыруларга тикшерү, вакцинация эшләре белән мәшгульләр. Әлеге эшне алар август урталарында башлап җибәргәннәр. Шәхси хуҗалыклардагы малларны тикшерү, профилактик чаралар 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Африка чумасы буенча хәлгә килгәндә, районда барысы да тыныч, авыру чыгу очраклары юк,...
      393
      0
      0
    • 13 сентябрь 2013 - 07:49
      “Ак каен”да музыка залы ачылды
      Бүген Түбән Суыксу авылының "Ак каен" балалар бакчасында күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды - биредә яңа музыка залы ачылды.
      310
      0
      0
    • 13 сентябрь 2013 - 05:26
      Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында Мус. Завод мәктәбе җиңде
      Яр Чаллының балалар һәм яшьләр спорт комплексында, "Дельфин" бассейны базасында район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы узды. Ярышларда районның 23 белем бирү учреждениесеннән барлыгы 132 педагог һәм мәгариф бүлеге командасы катнашты.
      363
      0
      0
    • 13 сентябрь 2013 - 05:05
      “Чаллы яшелчәсе” көзге ярминкәгә әзерләнә
      Бәрәңгенең килограммын 7 сумнан сатарга ниятлиләр Тиздән көзге ярминкәләр башланып китәчәк. Ит, сөт, йомырка, бал ише авыл хуҗалыгы продукциясен бу вакытта очсызрак бәядән алып булачак. Аннан кала бәрәңге, кишер, суган кебек яшелчәләргә дә халыкның ихтыяҗы зур. Аны канәгатьләндерер өчен, райондагы зур хуҗалыкларының берсе - "Чаллы яшелчәсе" ел саен күпләп бәрәңге,...
      476
      0
      0
    • 13 сентябрь 2013 - 05:02
      Уңышларны санаучы, киләчәкне фаразлаучы
      Ветераннарның чираттагы "Йолдыз" клубы утырышы. Бу юлы сүз авыл хуҗалыгы елы йомгаклары турында.
      454
      0
      0
    Реклама