Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында Мус. Завод мәктәбе җиңде

Яр Чаллының балалар һәм яшьләр спорт комплексында, "Дельфин" бассейны базасында район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы узды. Ярышларда районның 23 белем бирү учреждениесеннән барлыгы 132 педагог һәм мәгариф бүлеге командасы катнашты.

Спартакиада программасына 9 спорт төре: 100 метрлы арага йөгерү, биеклеккә, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, мылтыктан ату, аркан тартышу, йөзү, бадминтон уены кертелгән иде.

100 метрга йөгерү буенча ир-атлардан I урынны Айнур Габидуллин (Иске Абдул авылы), II, III урыннарны Яңа поселогы һәм Шилнәбаш урта мәктәпләреннән Анатолий Егоров, Генадий Бураев алдылар. Хатын-кызлар арасында әлеге дисциплинада иң көчлесе итеп Мусабай-Завод урта мәктәбеннән Гүзәл Шиһапова табылды. II урында - Җәмилә Суфиярова (Боерган), III урында - Рузилия Әхмәтсафина (Мусабай-Завод).

Биеклеккә сикерүдә Яңа поселогы мәктәбе хезмәткәре Анатолий Егоров беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Нәтиҗәләр буенча II урында - Генадий Бураев (Шилнәбаш), III урында - Азат Йосыпов (Кнәз). Хатын-кызлардан I урында - Гүзәл Шиһапова (Мусабай-Завод), II урында - Альфира Әхмәтгалиева (Калмия) һәм III урында - Лидия Фәрхетдинова (Яңа поселогы).

Озынлыкка сикерүдә ир-егетләр, хатын-кызлардан беренче урыннарны Яңа поселогы педагоглары - Гүзәл Хәйдәрова белән Анатолий Егоров яуладылар. Алардан бераз калышып, II урында - Айнур Габидуллин (Иске Абдул), Рузилия Әхмәтсафина (Мусабай-Завод), III урында - Алмаз Адилов (Круглое Поле), Гүзәл Шиһапова (Мусабай-Завод) калдылар.

Гер күтәрү ярышларында (ир-атлар) I урында - Фәйсал Калимуллин (Мусабай-Завод авылы), II урында - Сәлмән Әхмәтҗанов (Яңа Бүләк), III урында - Валентин Артемьев (Мәләкәс). Хатын-кызлар арасында гер чөю буенча Кече Шилнә мәктәбеннән Алсу Шәйдуллинага тиңнәр булмады. Аңардан беразга гына калышып, II урынны - Резидә Гәрәева (Мусабай-Завод ав.), III урынны Лидия Фәхретдинова (Круглое Поле поселогы) алдылар.

Кул көрәштерүдә дә Файсал Калимуллин җиңү яулады. Айнур Габидуллин (Иске Абдул) - икенче, Леонид Кузьмин (Мәләкәс) өченче урыннарда калдылар. Хатын-кызлар да уңышлы чыгыш ясадылар. I урында - Лилия Шәмсиева (Түбән Суыксу), II урында - Юлия Утяшова (Борды), III урында - Гөлнар Хафизова (Иске Дөреш).

Мылтыктан атуда ир-егетләр арасында Кече Шилнә мәктәбе хезмәткәре Анатолий Плеханов иң-иңе дип табылды. Бордыдан Валерий Утяшов һәм Күзкәйдән Владимир Карпов II, III урыннарны бүлеште. Хатын-кызлардан Гөлшат Зыятдинова (Бәтке) иң көчлесе булды. II урында - Елена Сергеева (район мәгариф бүлеге), Боерганнан Айсылу Мулланурова һәм Иштирәктән Гөлнара Гарифуллина III урынны бүлештеләр.

Йөзү дисциплинасында ирләрдән Марат Вәлиев, хатын-кызлардан Любовь Гыйльманова I урынны яуладылар. Нияз Галиев (район мәгариф бүлеге), Алмаз Адилов (Круглое Поле), Раушания Нуретдинова (район мәгариф бүлеге) һәм Гүзәл Миңнеәхмәтова (Кнәз) - II, III урыннарны алдылар.

Бадминтон уены буенча ир-атлар арасында I урында - Валентин Артемьев (Мәләкәс), II урында - Айнур Габидуллин (Иске Абдул), III урында - Алмаз Адилов (Круглое Поле). Хатын-кызлардан I урында - Гүзәл Миңнеәхмәтова (Кнәз), II урында - Татьяна Гусева (Новотроицкое), III урында - Резида Гәрәева (Мусабай-Завод).

Команда белән аркан тартышу ярышында исә I урынны Биклән урта мәктәбе яулады. Новотроицкое урта мәктәбе - II урынны, Иске Дөреш урта мәктәбе III урынны алдылар.

Гомуми ярыш нәтиҗәләре буенча мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасының муниципаль этабында җиңүче итеп Мусабай-Завод урта мәктәбе табылды. Команда исәбе буенча II урынны - Яңа поселогы урта белем бирү мәктәбе, III урынны районның мәгариф бүлеге алды. Спартакиадада җиңүчеләр һәм призерлар Мактау кәгазьләре, сертификатлар һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт