Төп игътибар – сыйфатка
Авылда эшнең иң кызган чагы. Яше-карты чалгысын, урагын алып, кышка үз малына печән әзерли. Төрле формадагы хуҗалыклар утарына печән төргәкләре, сенаж массасы кайта. Эскертләр күзгә күренеп арта, сенаж базлары тула. Көннәр кызу торганда, кышка яхшы сыйфатлы азык әзерләнә.