Якты юл
  • Рус Тат
  • 14 июнь 2012 яңалыклары

    • 14 июнь 2012 - 14:51
      Кем ничек эшли?
      14 июньгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, терлек азыгы әзерләүгә күп хуҗалыклар кереште, печән һәм сенаж туплыйлар. Бу эшне "Гигант", "Камский", "Алмаз", "Тукай азык-төлек корпорациясе" хуҗалыклары һәм "Вилданов" КФХ уңышлы гына башлап җибәрде. Гигантлылар 128 тонна печән, 300 тонна сенаж әзерләделәр. "Камский"ның яңа уңыштан әзерләгән 80 тонна...
      348
      0
      0
    • 14 июнь 2012 - 14:29
      Чәе дә, коймагы да тәмле булды
      "Бердәм Россия" фиркасенең җирле бүлекчәсе Сабан туе кунакларын хуш исле чәй һәм коймак белән сыйлады.
      435
      0
      0
    • 14 июнь 2012 - 14:27
      Оренбург өлкәсе Татар Каргалысына Сабан туе үткәрергә баралар
      Чит төбәкләрдә, Татарстан районнарыннан барып, милли бәйрәмебез - Сабан туен үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Быел безнең район Оренбург өлкәсе Татар Каргалысына чакырулы. Биредә Сабан туе 23 июньдә узачак. Сәнгать осталарыннан торган делегация 22 июньдә юлга чыгарга тиеш. Читтә яшәүче милләттәшләребез өчен җыр, биюләрдән торган кызыклы программа әзерләнде, диде безгә район...
      389
      0
      0
    • 14 июнь 2012 - 14:25
      Биючеләр лагере эшли
      Новотроицкое мәктәбендә "Балкыш" лагере эшли башлады. Биредә биергә яратучы 60 бала җыелды. Алар белән хореографлар эшли, балалар яңа биюләр өйрәнә. "Ял итүчеләр Чаллы шәһәренә бассейнга, боулинг-клубка экскурсиягә бардылар, бик ошатып кайттылар", - диде безгә лагерь башлыгы Әдилә Ильязова. Шулай ук Минзәләдәге аэроклубка сәфәр планлаштырыла, кызыклы бәйге, уеннар уза. Лагерь 30...
      362
      0
      0
    • 14 июнь 2012 - 14:22
      Гаиләләре белән авыл хуҗалыгында эшләгәннәргә аерым бүләк
      Күзкәй авылы Сабан туенда муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев Габбәс һәм Мөслимә Әхмәтвәлиевләргә махсус бүләк - телевизор тапшырды. Алар - гомер буе "Ярыш" хуҗалыгында терлекчелек һәм игенчелек тармагында эшләгән уңганнар. Мондый бүләк иясе булуның тагын бер шарты бар - гаиләдәге балаларның да авыл хуҗалыгында эшләве кирәк. Әхмәтвәлиевләрнең уллары Фәнил "Ярыш"...
      330
      0
      0
    • 14 июнь 2012 - 14:18
      Күңел биреп эшләсәң, себерке дә тизрәк бәйләнә
      Елдагыча "Алмаз" хуҗалыгы уңганнары районда беренчеләрдән булып яфраказык әзерләүгә кереште. Юкә, өрәңге, имән яфракларының витаминнарга иң бай, йомшак һәм хуш исле чагын туры китереп, мөмкин кадәр күбрәк яфрак себеркесе җыеп, яхшы итеп киптереп калу исәпләре.
      464
      0
      0
    • 14 июнь 2012 - 14:11
      Балачак илендә кунакта булдык
      Яңа поселогының "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен 1 июнь көнендә искиткеч матур бәйрәм булды. Аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән бакча көне буе балаларның шат авазларыннан, дәртле җырлардан гөрләп торды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар гына түгел, тирә-күршеләр, башлангыч сыйныф укучылары да чакырылган. Олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, мавыктыргыч әкият иленә сәяхәт кылды, уеннарда,...
      629
      0
      0
    • 14 июнь 2012 - 14:09
      Боерган китапханәсе 65 еллыгын бәйрәм итте
      Татарстанда быел тарихи-мәдәни мирасны саклау елы. Әлеге тема - район китапханәләрендә үткәрелә торган һәр чараның үзәгендә. Шушы көннәрдә Боерган китапханәсенең 65 еллыгына багышланган районкүләм семинар булды. Очрашуга районның барлык китапханәчеләре, шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар, китап сөючеләр чакырылган иде. Боерган китапханәсенең кызыклы тарихы, үзе эшләгән 30 елда булган...
      444
      0
      0
    Реклама