18 апрель 2012 яңалыклары
-
18 апрель 2012 - 05:52“Җырлыйк әле!”дә район үзешчәннәре чыгыш ясый21 апрель, шимбә көнне, "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Җырлыйк әле!" тапшыруында районыбыз талантлары чыгыш ясаячак. Тапшыру 20.30 минутта башлана. Тамашачылар тавыш бирүдә дә катнаша ала. Карамыйча калмагыз! Тукайлылар бу тапшыруда икенче тапкыр чыгыш ясый. Берничә ел элек "Җырлыйк әле!"дә ике төркем (балалар һәм өлкәннәр) катнашкан иде. Ул җыр сөючеләр,...
-
18 апрель 2012 - 05:49Ял лагерьларына юлламаны кайдан алырга?Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2012 елда яшьләрне сәламәтләндерү, ялын һәм мәшгульлеген оештыру турында"гы 2012 елның 14 февралендә кабул ителгән 119 санлы карары нигезендә балаларның җәйге каникуллары чорына "Саулык" сәламәтләндерү комплексы базасында "Солнечный" һәм "Звездный" лагерьларенда 18 көнлек ял сменалары оештырыла. Юлламаның бәясе - 16920 сум. Шуның 8338,50 сумы бюджеттан түләнә,...
-
18 апрель 2012 - 05:47Круглое Поледа – шигырь бәйрәмеКруглое Поле мәдәният йортында Тукай көннәренә багышлап "Күңелебез бизәге" дип аталган зур бәйрәм оештырылды. Чарада мәктәп укучылары белән берлектә "Шүрәле" әкияте театральләштерелде.
-
18 апрель 2012 - 05:47Исем бирелдеРоссия Эчке эшләр министрлыгы карары белән, район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Дамир Шәйдуллинга "полиция полковнигы" исеме бирелде, дип хәбәр итте бүлек башлыгы ярдәмчесе Руслан Кашапов.
-
18 апрель 2012 - 05:45Сарман трактында язгы ярминкәләр узаРайон башкарма комитеты райондашларны Яр Чаллы шәһәренең Сарман трактында узачак ярминкәләрдә катнашырга чакыра. Авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү 21, 22, 28, 29 апрель, 5, 6 май көннәрендә оештырыла. Сораулар буенча 70-32-96 телефонына мөрәҗәгать итәргә була.
-
18 апрель 2012 - 05:44“Сәйлән” театр коллективына танылган артистлар зур бәя бирдеБалаларда кечкенәдән театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге 2-4 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Сәхнә көзгесе" дип аталган республикакүләм милли балалар театр фестивале үткәрде. Чарада Яр Чаллы шәһәре, Азнакай, Чистай, Биектау, Баулы, Мөслим, Мамадыш, Алабуга һәм...
-
18 апрель 2012 - 05:42Апрель – Тукай ае19 апрельдә Күзкәй авылы мәдәният йортында Тукай көннәренә багышланган район чарасы үтә. Анда танылган язучылар, шагыйрьләр катнашуы көтелә. Әлеге чарада «Якты юл» газетасы иҗат коллективы Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы белән берлектә үткәргән "И мөкатдәс туган телем" дип аталган иҗади бәйгегә дә йомгак ясалачак.
-
18 апрель 2012 - 05:39Зенитчы АннаАвылларда исән-сау яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары барлыйбыз. Алар көн саен кимеп баралар. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә санасаң, ике-өч сугыш ветераныннан ары таба алмыйсың. Ни үкенеч, кайбер авылларда бөтенләй юк. Миңа Күперле авылында гомер сөрүче сугыш ветераны Анна Ванягина белән танышырга тәкъдим иттеләр.
-
18 апрель 2012 - 05:37Язгы кыр эшләренә керештеләрҮткән атна ахырында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшергәннән соң, районның вәкаләтле комиссиясе иң күп балл җыйган "Гигант" хуҗалыгын җиңүче дип бәяләде. Икенче урынга - "Чаллы яшелчәсе", ә өченче урынга "Биклән", "Камская Нива", Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз" хуҗалыгы механизаторлары лаек дип табылды.
-
18 апрель 2012 - 05:20Беренчеләр кошларны каршыладыБыелгы уку елында Мус. Завод урта мәктәбе бусагасын беренче тапкыр дүрт малай һәм дүрт кыз атлап кергән иде.