28 март 2012 яңалыклары
-
28 март 2012 - 05:09Сөт җитештерү яңача бәяләнәТатарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы март аеннан сөт күрсәткечләрен бәяләүдә бер гектар авыл хуҗалыгы җирләренә карата сөт җитештерүне төп күрсәткеч итеп ала.
-
28 март 2012 - 05:00Республикада санитар чистарту ике айлыгы игълан ителдеТР Министрлар Кабинетының 413нче карары (21.03.12) нигезендә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр республикада шәһәр һәм районнарны санитар чистарту айлыгы игълан ителә. Бу турыда журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта хәбәр ителде. Каты көнкүреш калдыклары елдан-ел арта, тәртип бозучылар саны да күбәя. Әлбәттә инде, закон бозучыларга карата чаралар да катгыйлана. Узган ел, мәсәлән,...
-
28 март 2012 - 04:58Төзекләндерү башландыКапиталь төзекләндерү буенча республика программасына кергән Бәтке һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә ремонт эшләре башланды. балаларның язгы каникул чорында ике мәктәптә дә тәрәзәләрне, Бәткедә салкын һәм кайнар су торбаларын алыштыралар, дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев.
-
28 март 2012 - 04:55Тикшерү үткән орлык кына чәчелергә тиешБакчачыларның, авыл кешеләренең мәшәкатьләре артты. Кибетләрдән, төрле сату урыннарыннан алган каплы орлыкларны шыттырып, яшь үсентеләрне савытларга күчереп утырту башланды.
-
28 март 2012 - 04:53Урында булганда яхшырак күренәКичә район башлыгы В. Хаҗиев бер төркем зооветеринария белгечләре белән хуҗалыкларда булып, терлекләрне кышлатуның һәм терлекчелек продукциясе җитештерүнең торышы белән танышты. 27 мартка район буенча һәр сыердан уртача 12,9 килограмм сөт савыла, комиссия бу күрсәткечне уңай бәяләде.
-
28 март 2012 - 04:45Мөбарәкбад, Нәүрүз!Узган атнада районның күп авылларында Нәүрүз бәйрәмнәре булып узды. "Нәүрүз" фарсы теленнән алынган. Ул "яңа көн" дигәнне аңлата. Элек әлеге бәйрәм атна-ун көн дәвам иткән. Көн белән төннең язгы тигезлек көне - 21 мартта башлана торган булган һәм аның һәр көне изге көн дип саналган.
-
28 март 2012 - 04:39Прокуратура юл хәрәкәте законнарын бозуларны тикшердеЮл кырыйларында урнашкан хезмәт күрсәтү объектларын эксплуатацияләү барышында юл хәрәкәте иминлеге законнарын бозу фактлары буенча ТР ЭЭМ Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсенә мөрәҗәгатьләр эзеннән район прокуратурасы объектларны тикшерде.
-
28 март 2012 - 04:34Пенсия исәпләүләр дөрес булсын өчен документларны вакытында китерергә кирәкРайон Пенсия фонды идарәсе соңгы җиде елда хезмәт стажлары турында мәгълүматларны тикшерә, бу алга таба хезмәт пенсиясен дөрес билгеләү өчен кирәк. 2008 елның 30 декабрендә кабул ителгән 319нчы РФ федераль законы нигезендә, хезмәт стажы турында мәгълүматларны тикшерү 2013 елның 1 гыйнварына кадәр кыскартылды. Район Пенсия фонды идарәсе эш бирүче аша...
-
28 март 2012 - 04:27Шилнәбашта башлангыч сыйныф укытучылары семинары үттеШилнәбаш урта мәктәбендә "Башлангыч сыйныф укучыларының эзләнү күнекмәләрен үстерү чарасы булган укыту проектлары" дигән темага районкүләм семинар-киңәшмә үтте. Башлангыч сыйныф укытучылары мәктәп белән таныштылар, "Минем кече Ватаным", "Гөмбәләр патшалыгы" темаларына презентация карадылар. Чара бик җанлы үтте, укытучылар да, балалар да бик теләп катнашты, дип хәбәр итте мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллина.
-
28 март 2012 - 04:20Теләге булган кешегә хезмәт базарында эш җитәрлекЧыннан да, кулында һөнәре, күңелендә эшләргә, яхшырак яшәргә дигән омтылышы, тырышлыгы һәм үҗәтлеге булган кеше бүген эшсез утырмый. Әле бит нинди дә булса җитди сәбәпләр аркасында эшеннән китәргә мәҗбүр булган, предприятиесе банкротлыкка чыгып, төп эш урыныннан кыскартылган кешеләргә хөкүмәт тә ярдәмгә килә: эшсезләрне яклаучы махсус программалар кабул ителде. Әйтик, 2010...