20 декабрь 2017 яңалыклары
-
Татарстан Президенты Путинга проблемалы банклар мәсьәләсен хәл итү турында сөйләде
Татарстан Республикасы Россия Президентының "май указлары"н тулысынча үти, дип билгеләп үтте Миңнеханов. Бүген Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинга алданган өлешчеләр һәм проблемалы банклар хезмәтләреннән кулланучылар проблемаларын хәл итү турында сөйләде. Очрашу Мәскәү Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. Татарстан Президенты республика ярдәм фонды булдырылуы турында искәртте,...
-
Тукай районы Күзкәй авылыннан Асылмәрдәновлар гаиләсе дөрес итеп кыз сорау йоласын башкарырга өйрәтә
Бу турыда мәкаләне газетаның киләсе җомга чыгарылышында укыгыз
-
Иң кызыксынучан егет-кызлар бүләкләнде
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина «Кулланучыларның хокукларын яклау» темасына үткәрелгән республика олимпиадасы призерларын бүләкләде. Мәктәп укучылары өчен мондый олимпиада Татарстанда инде берничә ел рәттән уздырыла. Беренче елны анда 400дән артык бала катнашса, быел 4000нән артык укучы үз көчен сынарга...
-
Киләсе атнадан каникуллар башлана
25 декабрьдән мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Ул ике атна - киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бүген балалар иң кыска чирекне йомгакларга әзерләнә. Бәйрәм алдыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле чаралар планлаштырыла. Укучылар өчен Яңа ел кичәләре 25-26 декабрьдә, бакча балалары өчен 26-27 декабрьдә үткәреләчәк. Шулай ук бу...
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе халыкны Комсомолецта кабул итә
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча районара бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков райондашларны 21 декабрь көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә Комсомолец авыл җирлеге бинасында сораулар буенча кабул итә. Белешмәләр өчен телефоннар: (8552) 47-06-35, 47-06-33, 47-06-22.
-
Газета – даими килеп торучы бүләк ул
Газета-журналларга язылу кампаниясенең нәкъ кызган вакыты. Ярты ел дәвамында даими килеп тора торган мәгълүмат чыганагы - яраткан газетагызга яисә журналга язылу өчен санаулы көннәр калып бара. Үзебезнең тугры абунәчеләребезне Яңа 2018 елда да безнең белән калырга өндибез. Шулай ук яңа дуслар табуга да шатбыз. «Якты юл» («Светлый путь») газетасын инде...
-
Тамара Тузеева партия дипломына лаек булды
Дүшәмбе көнне Казанда «Бердәм Россия»нең региональ бүлеге сәяси советы утырышы үтте. Анда «Ел лидеры - 2017» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. «Иң яхшы иҗтимагый проект» номинациясендә «Җиңү гасырлар буе яши!» дип аталган проекты белән райондашыбыз, партия әгъзасы, Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева җиңү яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Район газетасына яңа җитәкче билгеләнде
«Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш редакторы Инзилә Әхмәтгәрәеваның үз теләге белән эштән китүе сәбәпле, кичә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова редакция коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул моңа кадәр шушы коллективта сайт буенча редактор, журналист булып эшләгән Гөлчәчәк Вәлиева. Гөлчәчәк Факил кызы 2009 елдан бирле матбугат өлкәсендә...
-
"ТАТАР ҖЫРЫ"-2017: САЛАВАТ ЭНЕКӘШЕН ТАПТЫ, ЭЛВИН ГРЕЙНЫҢ ДУСЛЫК ТӘКЪДИМЕ КАБУЛ ИТЕЛМӘДЕ
Ниһаять, Казанда көтеп алынган "Татар җыры" XVIII халыкара эстрада фестивале үтеп китте. Көтеп алынган дим, чөнки, беренчедән, ул - эстрада дөньясындагы елның иң зур вакыйгасы. Икенчедән, бу фестиваль турында алдан ук зурдан кубып сөйләделәр, әзерләнделәр. Шулай итеп, быелгы ел нәтиҗәләре нинди икән соң? Тамаша, елдагыча, "Пирамида" концертлар залында узды. Чараны...
-
20 декабрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 20 декабрь көнне, Тукай районында көн дәвамында аяз һава торачак. Кичкә таба күк йөзендә болытлар да пәйда булыр.явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 17 градус суыклык, төнлә -11 градус. Җил секундына 3 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгәаязучан болытлы һава, -15, -6 градус.