Иң кызыксынучан егет-кызлар бүләкләнде
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина «Кулланучыларның хокукларын яклау» темасына үткәрелгән республика олимпиадасы призерларын бүләкләде. Мәктәп укучылары өчен мондый олимпиада Татарстанда инде берничә ел рәттән уздырыла. Беренче елны анда 400дән артык бала катнашса, быел 4000нән артык укучы үз көчен сынарга...
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина «Кулланучыларның хокукларын яклау» темасына үткәрелгән республика олимпиадасы призерларын бүләкләде. Мәктәп укучылары өчен мондый олимпиада Татарстанда инде берничә ел рәттән уздырыла. Беренче елны анда 400дән артык бала катнашса, быел 4000нән артык укучы үз көчен сынарга теләк белдергән. Бу үсеп килүче буынның үз хокукларын яклау буенча кызыксынучан һәм актив була баруын раслый. Тукайлылар исә быел беренче мәртәбә призер исеменә ирешкән.
Олимпиаданың беренче һәм икенче турлары дистанцион рәвештә Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә узган. Шулай итеп, өченче тур нәтиҗәләре буенча Мусабай-Завод урта мәктәбе укучысы Лаура Варина «Кулланучылар турындагы законнарны өйрәнүгә омтылышы өчен» дигән номинациядә бүләкләнде. Аңа грамота һәм смартфон бирелде. Кызны әзерләүче - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльвира Нуртдинова. Аңа шулай ук рәхмәт хаты һәм китап тапшырылды. Калмаш мәктәбе укучылары Диана Бронниковага һәм Ильмир Гыйльметдиновка грамота, укытучылары Тамара Нурисламовага рәхмәт хаты бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев