Киләсе атнадан каникуллар башлана
25 декабрьдән мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Ул ике атна - киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бүген балалар иң кыска чирекне йомгакларга әзерләнә. Бәйрәм алдыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле чаралар планлаштырыла. Укучылар өчен Яңа ел кичәләре 25-26 декабрьдә, бакча балалары өчен 26-27 декабрьдә үткәреләчәк. Шулай ук бу...
25 декабрьдән мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Ул ике атна - киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бүген балалар иң кыска чирекне йомгакларга әзерләнә. Бәйрәм алдыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төрле чаралар планлаштырыла. Укучылар өчен Яңа ел кичәләре 25-26 декабрьдә, бакча балалары өчен 26-27 декабрьдә үткәреләчәк. Шулай ук бу көннәрдә мәгариф учреждениеләре арасында «Кышкы әкият» дип аталган кар сыннары конкурсы һәм Яңа ел темасына багышланган плакатлар, стена газеталары бәйгесе башланды. Нәтиҗәләр 25 декабрьдә ясалачак.
Каникул көннәрендә дә балаларны актив ял көтә. Бүген мәктәп яны мәйданчыкларында хоккей кортларын боз белән катыру дәвам итә, кайберләрендә инде шөгыльләнә дә башладылар. Кортлар каникуллар дәвамында эшләячәк. 17 яшьлек үсмерләр арасында зоналарда хоккей уеннары үтәчәк, финал ярышы 3 гыйнварда Мәләкәс авылында булыр дип көтелә. 4 гыйнварда спорт яратучы гаиләләр Сосновый Бор поселогына «Яшьлек» спорт комплексына «Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә» дип аталган бәйгегә киләчәк. 5 гыйнварда яшь тукайлылар Яр Чаллыга шахмат-шашка буенча көч сынашырга барачак. 7 гыйнварда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр мини-футбол буенча ярышачак. 4-8 гыйнвар көннәрендә мәктәпләрдә олимпиадаларга әзерлек эшләре барачак. Каникулда түгәрәкләр дә эшләрен дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев