Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газета – даими килеп торучы бүләк ул

Газета-журналларга язылу кампаниясенең нәкъ кызган вакыты. Ярты ел дәвамында даими килеп тора торган мәгълүмат чыганагы - яраткан газетагызга яисә журналга язылу өчен санаулы көннәр калып бара. Үзебезнең тугры абунәчеләребезне Яңа 2018 елда да безнең белән калырга өндибез. Шулай ук яңа дуслар табуга да шатбыз. «Якты юл» («Светлый путь») газетасын инде...

Район пассажирлар ассоциациясенең башкарма директоры Равил Төхбәтуллин нәкъ менә шундыйлардан. Бик күп еллар инде ул район елъязмасын яктыртып баручы газетага үзенең якыннарын, ветераннарны яздыра. Быелгы кампания вакытында да ул, беренчеләрдән булып, 10 кешегә Яңа елга бүләк ясады.

- Бүләк ясыйм дисәң, подписка бәясенә зур әйбер дә тими. Күчтәнәч исә бүген өстәлдә бар, иртәгә инде юк. Ә газета - ул һәрдаим килә торган бүләк, - ди газетага яздыручы.

Равил Галиевич үзенең шушы матур гадәтен башкаларга да үрнәк итеп куя. Аның кул астында эшләүче Назыйм Вәлиуллин исә Яңа Бүләк авылында яшәүчеләргә подписка ясады. Яр Чаллы шәһәре - Теләнче Тамак авылы, Яр Чаллы шәһәре - Комсомолец поселогы маршрутлары хуҗасы Ринат Габдрахманов та якыннарына «Якты юл» газетасын яздырды.

Ринат Габрахманов, гомумән, Теләнче Тамак авылында бик күп хәйрия эшләренең химаячесе. Мәктәп-интернатта, картлар йортында, авыл мәдәният йортында, китапханәсендә, участок хастаханәсендә, мәктәбендә уздырылган чараларда ул иң төп булышчы. Авыл Сабан туе да аның ярдәменнән башка үткәрелми.

Укучыларыбыз, сезне 2018 елда да үзебезнең абунәчеләребез арасында күрербез дип ышанабыз, сезнең өчен газетаны тагын да кызыклырак, файдалырак итәргә тырышырбыз.

Сүз уңаеннан, 2018 елның беренче яртысына район газетасына язылу 660 сумны тәшкил итә. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 546 сум булачак. Газетаны редакциягә килеп алучылар һәм хезмәт коллективларында язылучылар өчен басмабызга язылу 400 сумны тәшкил итә.

«Якты юл»га язылу индексы - 00013, «Светлый путь» газетасының индексы - 00014. Район яңалыклары, файдалы киңәшләр, кызыклы бәйгеләр, районыбызның мактауга лаек кешеләре турында күбрәк белергә теләсәгез, җирле басмабызга язылып калырга ашыгыгыз, бер дә үкенмәссез. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев