Район газетасына яңа җитәкче билгеләнде
«Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш редакторы Инзилә Әхмәтгәрәеваның үз теләге белән эштән китүе сәбәпле, кичә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова редакция коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул моңа кадәр шушы коллективта сайт буенча редактор, журналист булып эшләгән Гөлчәчәк Вәлиева. Гөлчәчәк Факил кызы 2009 елдан бирле матбугат өлкәсендә...
«Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш редакторы Инзилә Әхмәтгәрәеваның үз теләге белән эштән китүе сәбәпле, кичә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова редакция коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул моңа кадәр шушы коллективта сайт буенча редактор, журналист булып эшләгән Гөлчәчәк Вәлиева. Гөлчәчәк Факил кызы 2009 елдан бирле матбугат өлкәсендә хезмәт куя. «Якты юл» газетасына кадәр «Бөгелмә авазы» газетасында журналист, баш мөхәррир булып эшләгән. Тәкъдим итү вакытында район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров редакция белән хакимиятнең үзара хезмәттәшлеген һәрвакыт нәтиҗәле һәм уңышлы булуын билгеләде, моның өчен элеккеге баш мөхәррир Инзилә Әхмәтгәрәевага рәхмәтен белдерде, яңа җитәкчегә уңышлар теләде, киләчәктә дә районның үсеше өчен бергәләп хезмәт итәргә чакырды.
Әлфия Әдиятова газетаның үз юлы бар, ул шулай дәвам итсен, традицияләрен югалтмасын, бүгенге заман таләпләренә туры килердәй яңа адымнар ясасын дип теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев