20 май 2019 яңалыклары
-
Авылыгызның җыры бармы?
Соңгы елларда күп кенә шәһәр-авылларның үз җырлары язылды.
-
Баян – гомерлек юлдашым
Гармунчылар районны гөрләтте. 16 май көнне «Уйна, Тукай гармуны!» бәйрәмендә 40тан артык оста җыелып тальянда, гармунда сәхнә тотты. Барлык катнашучылар да гаҗәеп талант ияләре... Алар татар милләтенең көзгесе, халкыбызның көй-моңнарын тамашачыга ирештерүче, җаннарыбызга дәва бирүче. Төймәләргә басып көйләр сыздырган, хөрмәткә лаек остазларның берсе – Рәис Миңнегулов.
-
«Кайтыр идем яшьлек елларына»
Иштирәк авылы китапханәсендә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киңкырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Гариф кызы Булатова белән «Кайтыр идем яшьлек елларына» дип исемләнгән бик кызыклы, эчтәлекле, җылы очрашу узды. Анда югары сыйныф укучылары, шигырьләренә гашыйк булган авыл халкы килгән иде. Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрүдән, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк ни була ала!
-
«Гармунга сез нинди мөнәсәбәттә hәм, гомумән, районда мондый чара ни өчен кирәк?»
«Уйна, Тукай гармуны!» фестиваленә килүчеләргә без шундый сорау бирдек.
-
Бабайлар әйткән : “Май суык булса – икмәк уңа”,- дигәннәр.
Һава торышы.