Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Кайтыр идем яшьлек елларына»

Иштирәк авылы китапханәсендә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киңкырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Клара Гариф кызы Булатова белән «Кайтыр идем яшьлек елларына» дип исемләнгән бик кызыклы, эчтәлекле, җылы очрашу узды. Анда югары сыйныф укучылары, шигырьләренә гашыйк булган авыл халкы килгән иде. Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрүдән, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк ни була ала! 

Мөгаллимнәр гаиләсендә туып-үскән кыз, әтисе Гариф һәм әнисе Халисәнең һөнәренә тугрылыклы калып, гомере буе Әлмәт районы авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Укытучы буларак кына түгел, шагыйрә буларак та балаларда туган җиргә, хезмәт кешесенә мәхәббәт тәрбияләүче, аларның күңеленә игелек орлыклары салучы чын педагог ул. Биш дистәдән артык китабы булган олпат язучыбыз һәм шагыйрәбезнең гаҗәеп талантлы сүз остасы булуына шаклар катмалы. Һәр күзәнәгенә шагыйрьлек рухы сеңгән Клара апабыз очрашу барышында кичәгә килгән шигърият сөючеләр иҗатына, тормыш юлына кагылышлы биргән сорауларга шигъри юллар белән генә җавап бирә дә куя. Ул үзенең искиткеч зиһене, оста әйтелгән афоризмнары, мөлаем карашы, туры сүзе белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте.
Очрашуда Земфира Гарифуллина, Диләрә Һадиева, Зәлия Закирова шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, ә җырларын «Яшьлек» фольклор коллективы һәм Рәзинә Әхмәтова башкардылар.
Шагыйрәнең җырларын, шигырьләрен тыңлап, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якынрак таныштык, аның яшьлек елларына кайтып килдек. Кичәбез шундый матур, җылы булды, хәтта вакытның үтеп киткәне дә сизелмәде.
Шагыйрәнең иҗаты турында җылы сүзләр әйтүчеләр дә күп булды.
Кичәбезне, исеменә туры китереп, «Кайткан чакта Сарман буйларыннан» дип җырлап тәмамладык. Шагыйрь күңеле мәңге картаймый, ә шулай да Клара апаны яшьлек елларына кайтардык...

Алия ЗАКИРОВА,
китапханә мөдире. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев