Авылыгызның җыры бармы?
Соңгы елларда күп кенә шәһәр-авылларның үз җырлары язылды.
Авыл җыры ике төрле була. Беренчесе – шул авылга багышланган җыр. Икенчесе – шул авылының үз җыры. Әйтик:
«Минзәләгә барганым юк,
Юллары такыр икән.
Такыр юлларында йөргән
Кызлары матур икән».
Бу җырны Минзәләнеке дип тә, Бөгелмә, Азнакайныкы дип тә санап була. Әгәр дә: «Әллә каян күренеп тора Минзәлә чиркәүләре» яки «Минзәлә ярминкәсенә Мәскәүдән дә килгәннәр», – дип җырласалар, ул инде Минзәләнеке генә булыр иде.
Ә менә «...Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен, Җәлилләрең өчен яратам» дигән җыр ул инде Башкортстанныкы да, Чиләбенеке дә түгел, бары тик Татарстанныкы гына була ала.
Үзебезнең Иске Абдул җырын мин түбәндәгечә яздым:
«Яши безнең авыл халкы
Ука чишмә кырында.
Без җырлыйбыз, горурланып,
Иске Абдул турында.
Җырлыйк әле искә алып,
Кәримә бураннарын,
Бурсык сырты, Чүрәкәйле,
Илүкә урманнарын.
Бу җырда авылыбызның истәлекле һәм тарихи урыннары. Авылдашлар аны авылның гимны дип тә йөртә. Аның көен танылган композитор Илгиз Закиров язды.
Авыл җырында, чыннан да, җирлекнең истәлекле урыннары телгә алынырга тиеш. Ни әйтсәң дә, җыр бит ул тарихның бер өлеше. Ә тарих мәңгелек. Безнең авыл җырының соңгы куплеты болай:
«Авылыбызның мең еллыгын
Үткәрерләр берзаман.
Абдул турындагы җырны
Җырларлар әле һаман.
Бу җыр беренче тапкыр авылыбызның 350 еллыгын бәйрәм иткәндә яңгыраган иде. Мең еллыгына да онытылмасын иде.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.
Иске Абдул авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев