Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Баян – гомерлек юлдашым

Гармунчылар районны гөрләтте. 16 май көнне «Уйна, Тукай гармуны!» бәйрәмендә 40тан артык оста җыелып тальянда, гармунда сәхнә тотты. Барлык катнашучылар да гаҗәеп талант ияләре... Алар татар милләтенең көзгесе, халкыбызның көй-моңнарын тамашачыга ирештерүче, җаннарыбызга дәва бирүче. Төймәләргә басып көйләр сыздырган, хөрмәткә лаек остазларның берсе – Рәис Миңнегулов.

Рәис Миңнегуловның исеме күпләргә таныш. Ул КАМАЗ төзелешләрендә, социаль әһәмиятле объектларны ачу тантаналарында, район, шәhәр hәм республикакүләм чараларда да музыка коралларында уйнап, уңышлы чыгыш ясаучы күпкырлы талант иясе. Баянчы да, флейтачы да, курайчы да ул.
– Минем әти-әнием бик матур җырлый иде... Балачактан ук татар халык җырларына, аның моңнарына мәхәббәтне нәкъ менә алар уятты. Кечкенә вакыттан ук буш вакытымны баян белән үткәрә идем мин, – дип сөйли Рәис Мотыйгулла улы.
Рәис Миңнегулов тумышы белән Сарман районы Балтамак авылыннан. «Мин 10 яшемнән үк гармунчы», – дип сөйли ул горурланып. Баян тотып сәгатьләр буе үзенең иҗаты турында сөйләргә әзер. Безгә ул курайда да, флейтада да уйнап күрсәтте. Чынлап та, күңелләрне кузгатты.
– Дүртенче сыйныфта укыганда пионер лагеренда булдык. Ул вакытта яшьләр арасында музыка коралларына тартылу көчле иде бит. Дуслар белән уйлаштык та, кызлар өчен концерт куярга уйладык. Мин – баянда. Мөслим районы Ташлыяр авылына барып, мәдәният йорты сәхнәсендә беренче тапкыр гармун белән чыгыш ясадым, – дип искә ала ул беренче чыгышын. 
Шуннан бирле ул үзенең тормыш юлдашы гармун белән бер дә аерылмый. 1977 елдан бүгенге көнгә кадәр ул Яр Чаллы шәhәренең педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшли. Бүген югары категорияле хезмәткәр. Эшен бик ярата.
– Рәис Мотыйгуллович көллиятебездә музыка бүлегенә нигез салучыларның берсе. Ул – укытучылык эшенә, музыкага бар җаны белән бирелеп хезмәт итүче остаз. Укытучы буларак, hәр укучыда музыкага карата өмет чаткысын күрә белә. Аларның сәләтен ача, аны үстерер өчен зур хезмәт куя. Яшь музыкантлар hәм җырчылар тәрбияләүдә дә аның өлеше зур, – ди хезмәттәше, көллиятнең музыка бүлеге җитәкчесе Гүзәл Кучумова. 
Талантлы укытучының укучылары да үзе кебек үк актив – соңгы ун ел эчендә Рәис Мотыйгулловичның 7 укучысы җыр hәм курай буенча халыкара бәйгеләрдә беренче урыннарны яулаганнар. Шулай ук республикакүләм hәм төбакара конкурсларга 100дән артык лауреат әзерләгән ул. Татар эстрадасы йолдызларының баянчылары – Рәис Миңнегуловның укучылары. Әйтик, Зәйнәп Фәрхетдинованың төркемендә Таңсылу Алмиева, Фирдүс Тямаев белән Гөлзада Шакирҗанова эшли.
Бүген дә Рәис Мотыйгуллович яшь шәкертләрендә музыка юнәлешен үстерүгә зур игътибар бирә. Дәресләр бетүгә, ул студентлар белән конкурсларга әзерләнә.
– Рәис Мотыйгуллович кебек укытучыларны караңгыда шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый. Ул тыйнаклыгы, сабырлыгы, үҗәтлеге белән үрнәк итеп куярлык шәхес. Мин аңа карап сокланам, анда булган уңай сыйфатларны үземә алырга тырышам, – ди укучысы Дәниф Гайнетдинов.
Баян остасы Рәис Миңнегулов та үз шәкерте Дәниф турында уңай фикердә. «Дәниф белән зур уңышларга ирештек. Тырыш егет», – ди ул. 2018 елда укучысы Рамил Курамшин исемендәге конкурста җиңү яулаган. Шушы ук елны «Моң чишмәсе» республикакүләм чарасында өченче урын алган. Бүгенге көндә укытучы укучысы белән Арслан Батыршин музыкасына «Шофер» музыкаль әсәрен бәйгегә әзерләү өстендә эшли. Тукай районының гармунчылар фестивалендә дә алар бергә чыгыш ясады. Татар халык тезмәсе фестивальнең күркәм бизәге булды.
Моннан тыш, Рәис абый Миңнегулов фән өлкәсендә дә актив эшчәнлек алып бара. Фәнни-гамәли конференцияләрдә аның музыка буенча чыгышлары яңгырый, мәкаләләре hәрдаим матбугатта басылып килә. Классик композиторларыбызның hәм шагыйрьләребезнең җырлары балаларның җыр-моңга булган сәләтләрен үстерер hәм җәмгыятькә файдалы, тәүфыйклы балалар булып үсүләренә этәргеч булыр, ди ул. 
Әлбәттә, тынгысыз укытучының хезмәте дә югары бәяләнгән: 2009 елда Рәис Миңнегулов «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 2017 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеме бирелгән.
– Буыннан-буынга, йөрәктән-йөрәккә күчә торган татар моңы яшәсен, сүнмәсен-сүрелмәсен, – ди Рәис Миңнегулов. – Менә шундый фестиваль-бәйрәмнәр матур традициягә әйләнсен. Чөнки гармунның халыкка кайтуы милләтнең язмышын күркәмрәк итә, аның мәдәнияткә мәхәббәтен, сәләтен, кичерешләрен арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев