Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Гармунга сез нинди мөнәсәбәттә hәм, гомумән, районда мондый чара ни өчен кирәк?» 

«Уйна, Тукай гармуны!» фестиваленә килүчеләргә без шундый сорау бирдек. 

Ренат Хәсәнов, 
район авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе башлыгы:

– Минем әтием дә әлеге милли уен коралында татар көйләрен башкара иде. Шуңа да баян балачактан ук минем күңелемә бик якын. Көй килеп чыксын өчен кайсы төймәләргә басарга кирәклеген мин шәхсән 17 яшемдә өйрәндем. Гаиләбездә бәйрәм-мәҗлесләр баянсыз үтми, килгән кунакларны матур көйләргә биетергә, җырлатырга тырышам мин.
Районда осталарны барлау, аларны сәхнә түренә чыгарып сәләтләрен күрсәтү, шуның белән талантларын ачыклау, әлбәттә, кирәкле гамәл. Үзлегеннән өйрәнүче яшьләр дә талантларын сәхнәдә күрсәтә алалар. Мондый фестиваль, матур гадәт булып, ел саен үткәрелсен иде.

Флүсә Гарифуллина, 
үзлегеннән өйрәнеп гармунда уйнаучы: 

– Авылда элек-электән бер бәйрәм дә гармунсыз үтмәгән. Безнең әби-бабайларыбыз да бәйрәмнән бәйрәмгә йөри торган гармунчылар булган. Буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләрне сакларга тырышып, мин дә әлеге уен коралында уйныйм. Шатлыкта да, сагышта да гармун һәрвакыт минем белән.
Фестиваль оештырылуга мин бик шат. Сәхнәдә чыгыш ясаган hәр гармунчы халыкта матур фикерләр калдырды, хисләрен кузгатты дип уйлыйм. Афәрин, бик күңелле, җылы бәйрәм булды.

Дәниф Гайнетдинов, 
17 яшь, Комсомолец поселогында яшәүче:

– Мин тормышымны баянсыз күз алдына китерә алмыйм. Миңа аннан башка бик моңсу булыр иде. Кечкенәдән иҗат дөньясына гашыйк кеше инде мин. Алга таба да тормышымны музыка белән бәйләргә, шушы юнәлештә эшләргә телим. 12 яшемнән Чаллы шәhәренең 2нче музыка мәктәбендә укыдым. Баян классын тәмамладым. Хәзер инде Яр Чаллы педагогия көллиятнең музыка бүлегендә укуны дәвам итәм. Миңа «Уйна, Тукай гармуны!» фестивалендә дә катнашырга насыйп булды. Мин хөрмәтле укытучым Рәис Миңнегулов белән татар халык тезмәсен башкардым. Бәйрәмне оештыручыларга hәм Рәис Мотыйгулловичка мин рәхмәтле.

Резидә Юсупова, 
«Якты юл» газетасы баш редакторы:

Гармунда уйнау гаҗәеп бер талант инде ул. Теләсә кемнең кулыннан килми торган талант. Тик шунысы да бар, кемгәдер ул табигатьтән бирелә. Өздерә ичмасам, диләр андыйларны тыңлаганда. Гаҗәп, замана шаукымына бирелеп халык бу уен коралыннан баш тартмый. Элек тә уйнаганнар, хәзер дә уйныйлар. Элек тә моңланганнар, хәзер дә. 
Безнең нәселдә дә бар иде гармунда уйнаучылар. Әнинең абыйсы да, өч энесе дә үзлекләреннән өйрәнгәннәр. Хәтта сугыштан соңгы авыр чорларда авыздан өзеп гармун алып бирдек, дип сөйли иде әбекәй. Балалар сораган, алар каршы килмәгән. Тик арада төпчекләре Наил абыйның уйнавы аеруча матур иде. Ничек чыгаргандыр ул көйләрне. Үзе хромкада уйный, үзе җырлый иде. Элегрәк җәй көннәрендә урман буйларында күңел ачу бар иде. Гармунчылар да байтак иде. Тик абыйның уйнавын кешеләр дә таный иде, «Наил уйный», – дип әйтә торганнар иде. «Сәрвиназ», «Авыл көен» алай матур итеп җырлаганнарын да ишеткәнем юк минем. Кызганыч, шундый матур, талантлы туганыбыз бик яшьли фажигале төстә вафат булды. 
Мин әбекәйгә әйтә торган идем: «Эх, абыйны укыткан булсагыз, сәхнәдән төшми торган талант иясе булыр иде», – дип. Ул шакката, бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый: «Гармун уйнарга укыйлармыни, тоталар да өйрәнәләр инде!» – ди иде. Хәзер уйланам бу турыда. Гармун тарту hәркемнең кулыннан килми, күңеле бай, сәләте мул кешеләр генә булдыра аны, диясе килдеме икән аның?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев