20 март 2019 яңалыклары
-
Чираттагы «Тоннель»
Пәнҗешәмбе, 21 мартта, Яр Чаллы – Олы Шилнә юлының 2нче километрында иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар. Юл хәрәкәте иминлеге сакчылары балаларны махсус креслода йөртүгә аерым игътибар бирәчәкләр.
-
«Серле каләм»дә син дә катнаш
Райондашыбыз, шагыйрь Фәннүр Сафинның туган көненә багышлап үткәреләчәк «Җырымда юатырмын» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында «Серле каләм» районкүләм иҗади бәйгесе уза.
-
Янгында 75 яшьлек ир-ат зыян күрде
112 хезмәтенә Иштирәк авылыннан Үзәк урамда йорт януы турында хәбәр килә. Кечкенә агач йорт 1959 елда ук төзелгән булган.
-
Олы Шилнәдә олы өмә
Узган ял көннәрендә Олы Шилнә авылында өмә үтте. Территорияне тәртипкә китерүдә авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.
-
Үзләре гаепле
Узган ялларда Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында боз ярылып, 10 балыкчы елга уртасында калды.
-
Әлегә биш җирлек кенә
Үзара салым акчасын җыеп тапшыру өчен санаулы көннәр калып бара.
-
Бабайлар әйткән : “Мин көчле дип аю белән көрәшмиләр”,- дигәннәр
Һава торышы.