20 февраль 2019 яңалыклары
-
Владимир Путин гаиләдә балалар күбрәк булган саен, салымнар кимрәк булырга тиеш дип саный
Россия Президенты инвалид балалар өчен пособиене 10 меңгә җиткерергә тәкъдим итте.
-
Марат Әхмәтов: «Районда кул җитмәгән күп проблемаларга чишелеш табыла башлады»
«2018 ел Тукай районы өчен сизелерлек матур эшләр белән дәвам итте. Куркып торган, моңа кадәр кул җитмәгән күп проблемаларга чишелеш табыла башлады», – дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов район Советының 2018 елга социаль-икътисадый үсеш-йомгаклары һәм 2019 елга бурычларына багышланган утырышында. Чара «Энергетик» мәдәният сараенда 600дән артык кешене җыеп үткәрелде.
-
Концерт-бәйге «Йолдызлы чәкчәк»
Без игълан иткән чәкчәк бәйгесенә санаулы көннәр калып бара. 22 февраль көнне сәгать 11дә Круглое Поле поселогы мәдәният йортында аның сайлап алу туры үтәчәк.
-
Иминлек каешын тагыгыз
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» рейдына Яр Чаллы – Сарман трассасының 1нче километрына – Суровка авылы борылышына чыгалар.
-
Куркынычсызлык торышы
Район башлыгы Фаил Камаев һава торышының тотрыксызлыгы белән бәйле рәвештә урыннарда куркынычсызлык чараларын үтәргә чакырды.
-
Татар хәрефләре һәм сүзләрен өйрәтүче "Әлифба" кушымтасы эшләнгән
"Бу балаларга татар хәрефләре һәм сүзләрен уен формасында өйрәтү ягыннан әһәмиятле", - ди проект авторы Илдар Әюпов.
-
Авылда хезмәт хакы шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш
Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, фермерлар – авыл хуҗалыгының таянычы һәм авылның киләчәген тәэмин итүдә хәлиткеч көч булып тора.
-
Март аенда татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк
2019 елда биш көнлек эш атнасында 8, 9 һәм 10 март ял көннәре булып санала.
-
Бабайлар әйткән : “Ата баласы аз рәхәткә, күп хәсрәткә түзәр”,- дигәннәр
Һава торышы.