Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Концерт-бәйге «Йолдызлы чәкчәк»

Без игълан иткән чәкчәк бәйгесенә санаулы көннәр калып бара. 22 февраль көнне сәгать 11дә Круглое Поле поселогы мәдәният йортында аның сайлап алу туры үтәчәк.

Әлегә конкурста катнашырга 20 райондашыбыз теләк белдерде. Әлбәттә, Тукай районында бу затлы ризыкны шәп итеп әзерләүче осталар болай гына түгел, аларның саны берничә дистә. Ә безнең бәйгегә язылучылар, мөгаен, үз-үзләренә ышанган, әзерләгән ризыкларының камиллегенә ирешкән чәкчәк пешерүчеләрдер. Афәрин! Без аларга рәхмәт әйтәбез һәм көтеп калабыз. Чәкчәкләрне бәяләгәндә жюри, әлбәттә, аларның эшләнешенә, бизәлешенә, тәменә, уңганлыгына игътибар итәчәк. Осталарның чисталыгы-пөхтәлеге, ризыкны тәкъдим итә белүе дә игътибарга лаек. Чәкчәк пешерүче һәркемнең үз сере, традициясе бар. Шул ук вакытта бу күркәм сый уңсын өчен уртак таләпләр дә җитәрлек. Жюри аларны да күз уңыннан читкә җибәрмәскә тиеш.
Алдан хәбәр итүебезчә, сайлап алу турында жыелган баллар исәбенә 7 оста сайлап алына. Алар 4 мартта «Энергетик» мәдәният йортында үтәчәк «Йолдызлы чәкчәк» шоу-программасының төп геройлары булачак. Бәйрәмдә Гүзәл Әхмәтова, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Ринас Әхмәтов, Вадим Захаров, Алинә Сафиуллина, Илдар Әхмәтов һәм эстрадабызның башка танылган йолдызлары катнашыр дип көтелә. Билетлар редакциядә сатыла. Белешмә өчен телефон: 70-16-86.
«Йолдызлы чәкчәк» шоу-программасы хөрмәтле хатын-кызларыбызга 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан менә дигән бәйрәм бүләге булачак. 
Әлеге бәйрәм Тукай районы хакимияте, «Евростиль» төзелеш компаниясе, «Таттелеком» акционерлык жәмгыяте, «Авто-1» ҖЧҖ, «Тукай пассажирлар йөртү ассоциациясе», М.Подсекаев крестьян-фермер хужалыгы, «Кукмара савыт-саба заводы», «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгы ярдәме белән оештырыла. Җиңүчеләргә яхшы бүләкләр каралган. Бәйрәм күңелле булачак!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X